Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестиция советы утырышын үткәрде. Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды, видеоконференцэлемтә режимында барлык муниципаль районнар тоташтырылды.
Утырышта туристлык өлкәсендәге кайбер инвестицион проектлар каралды, алар турында ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сөйләде.
Ул Бөгелмә районында «Карабаш диңгезе» курорты проектын тәкъдим итте. Биредә тау чаңгысы комплексы, 50 бүлмәле кунакханә, 20 кунак йорты, шулай ук ресторан, фудкортлар, спа-зона булдырырга телиләр. Шулай ук Менделеевск муниципаль районы территориясендә «Ак Лилия» глампинг-паркы, Зеленодольск районында «Парус» глампингы һәм «Рәхәт» туристлык комплексы, Лаеш районында «Кечкенә Якутия» туристлык этно-комплексы проектлары каралды. Шулай ук Әгерҗе районы территориясендә Красный Бор авылында төзекләндерелгән яр буе зонасы булган кунакханә комплексын төзү проекты да тәкъдим ителде.