Блогерлар Россиянең туристик башкаласын сайлады. Казан җиңде.

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

«Россиянең туристик башкаласы»н сайлаулар Мәскәүдә «Travel Russia» берлеге оештырган тревел-блогерлар слеты кысасында узды.  

Тавыш бирүнең финал пулына эчке һәм тышкы туризмны үстерүдә нык җәлеп итә алырлык Россиянең 12 шәһәре кертелде. Шул ук вакытта оештыручылар аерым федераль статусын исәпкә алып Мәскәү һәм Петербургны гомуми исемлеккә кертмәде.

Тавыш бирү нәтиҗәсендә беренче урынны Казан алды.  «Туристик көмеш» - Ярославльдә, «бронзаны» тревел-блогерлар Түбән Новгородка бирде.

«Travel Russia» берлеге:  http://travel-russia.livejournal.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International