Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Ивановның Бөтендөнья туризм көне белән котлавы

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

Хөрмәтле коллегалар, туризм индустриясе вәкилләре һәм Татарстан Республикасы кунаклары, профильле вуз укытучылары һәм укучылары! Сезне быел 35нче тапкыр бәйрәм ителүче Бөтендөнья туризм көне белән котлыйм!

Туризм Татарстан Республикасы өчен – елдан ел алга атлаучы мөһим өлкә. Чит ил туристларының безнең республикага кызыксынуларының артуы – килүчеләр өчен Татарстанны меңнән бер  итәргә омтылучы профессионаллар командасының иң яхшы күрсәткече.

Бездә Россиядә тышкы һәм эчке туризм лидеры булырлык бөтен нәрсә бар, һәм мин Татарстанны безнең илдә генә түгел, ә дөнья картасында иң мөһим туристик нокта итәр өчен эшнең уңышлы дәвам итәчәгенә ышанам. 

Бөтен коллегаларыма эшләгән эшләре өчен рәхмәтемне җиткерәм һәм туроператорларга, туристик компанияләргә, отельерларга, экскурсоводларга, транспорт компанияләренә, җәмәгать туклануы предприятиеләренә уңышлар телим. Ә безнең хөрмәтле туристларга һәм сәяхәтчеләргә бер генә теләк җиткерәсе килә – без сезне көтәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International