"Бөек Болгар" урта гасыр көрәш халыкара фестивале дип аталучы зур бәйрәмгә санаулы көннәр калды! Инде 12 августта Идел ярында ике көн дәвам итәчәк күләмле чара башланачак. Иң яхшы көрәшче-көч сынашучылар иң көчле исемен яулау өчен бер мәйданга җыелачак. Ләкин "Бөек Болгар" фестивале - ул көндезге программа гына түгел.
Фестивальнең төп мәйданында узачак кичке манзаралар искиткеч финал ноктасына әвереләчәк. Кичке тирәлек тамашачылар алдында янып торучы факеллар белән килеп басачак, "Ялкынлы әкият" театральләштерелгән фаер-шоу белән гүзәл ут дөньясына алып кереп китәчәк, ә моңарчы TEUFELSTANZ фолк-төркеменең тере чыгышы белән ләззәтләнергә мөмкин булачак. "Бөек Болгар" урта гасыр көрәш халыкара фестивален оештыручылар кунаклары турында да кайгыртканнар: программа 22.00 сәгатьтә тәмамланачак, бу исә кунакларга бернинди каршылыкларсыз өйләренә кайтып китәргә мөмкин итәчәк.
2017 елның 2 августыннан 6 августына кадәр Алабугада Х юбилейлы Россиякүләм Спас ярминкәсе узачак.
Барлыкка килгән гореф-гадәт буенча ярминкә Алабуганың тыюлыклы өлешендәге территориясендә Шишкин буалары, "Яшьләр" стадионы һәм шәһәрнең тарихи өлешендәге үзәк урам районнарында уздырыла.
Ярминкәдә ювелир эшләнмәләре, милли костюмнар, модель киемнәре, йон эшләнмәләре, агачка төшерелгән бизәкләр, сәнгатьле тукымалар, керамика, гжель, сәнгатьле эшкәртелгән күн, корама тегүлеге һәм курчаклар, нәкышьләр, чокулыклар, металл бизәкләре, курыс, пыяла, талчыбык эшләнмәләре һәм башкалар тәкъдим ителәчәк.
Коррупциячел факторларны тикшерү, ришвәтчелекнең асылын һәм таралу дәрәҗәсен өйрәнү максатларында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан ришвәтчелек торышы турында җәмәгатьчелек фикеренә мониторинг үткәрелә.
Сезгә онлайн режимында анкета-сораштыру үтәргә тәкъдим итәбез:http://tourism.tatarstan.ru/rus/opros-obshchestvennogo-mneniya-anketirovanie.htm
Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Словениянең туристлык бергәлеге һәм ММЧ вәкилләре каршысында республиканың туристлык потенциалын презентацияләде. Сергей Иванов эре туристлык үзәкләре турында сөйләде: Бөек Болгар, Свияжски, Алабуга, Чистай. Ел дәвамында карарга мөмкин булган зур чаралар белән таныштырды һәм Словениядәге туриндустрия вәкилләренең сорауларына җавап бирде.
Бөек Болгар" урта гасыр халыкара көрәш фестиваленә Казаннан махсус автобус рейсларына билетлар онлайн тәртибендә сатыла башлады!
12.08.2017
1. Казаннан китү: 10:00
Болгардан китү: 18:00
2. Казаннан китү: 14:00
Болгардан китү: 22:00
13.08.2017
1. Казаннан китү: 10:00
Болгардан китү: 18:00
Билетларны онлайн-сату bolgarfest.ru сайтында
Билет бәясенә бару-кайту бәясе кертелгән.
Бу автобусларга кагылышлы барлык мәсьәләләрне дә түбәндәге телефон аша тәгаенләргә мөмкин: +7(927)423-52-84.
Бронь алу өчен сылтама: https://bolgar.buy-ticket.ru
Быел билетлар бары тик сатуның онлайн системасы аша гына сатылачак һәм билет сату эше 2017 елның 10 августында төгәлләнәчәк.
2017 елның 5 һәм 6 август көннәрендә Татарстанның һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләренең хәрби-тарихи хәрәкәтендә катнашучылар ике Ватан сугышының орышын үзгәртеп корачак!
Казанда икенче мәртәбә "Көнчыгыш-көнбатыш: Россиянең Ватан сугышлары" төбәкара хәрби-тарихи фестивале узачак, аны реконструкторлар арасында абруй казанган "Витязь" (җитәкчесе В.В. Хабаров) клубы оештыра. Фестивальдә патриотик тәрбия программасын тормышка ашыру буенча хәрби-тарихи җәмгыятьнең Татарстандагы бүлеге эше күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары – менә дигән белгеч, талантлы җитәкче, якты һәм әйбәт кеше Герасимов Валерий Анатольевичның вакытсыз бу дөньядан китеп баруына бәйле рәвештә, кайгы уртаклаша.
Валерий Анатольевичны белгәннәр һәм аның белән бергә эшләүчеләр өчен бу бик зур югалту.
2017 елның 12-13 август көннәрендә ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында "Бөек Болгар" халыкара урта гасыр көрәш фестивале узачак. Анда Россиянең һәм халыкара тарихи реконструкция клублары катнашачак. 2016 елда чарага 38 000 артык тамашачы килгән, быел 40 000 кунак килер дип көтелә.
2017 елның 20 июлендә Свияжски утрау-шәһәрендә Татарстан Республикасында "Россия Федерациясендә (2011-2018 елларга) тышкы һәм эчке туристлыкны үстерү" федераль максатчан программасы чараларын тормышка ашыру барышын иҗтимагый контрольдә тоту буенча комиссия утырышы булды. Утырышта Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Иванов Сергей Евгеньевич, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Сәетова Лиана Марселевна, Татарстан Республикасында Гомумроссия халык фронты башкарма комитеты җитәкчесе Фазылов Ринат Рафаэлович, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, "Россия халыкара туристлык академиясе"нең Казан филиалы директоры Пономарев Кирилл Николаевич, Татарстан Республикасы Туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы Мифтахов Рамил Зөфәрович катнашты.
Быел билетлар бары тик сатуның онлайн системасы аша гына сатылачак һәм билет сату эше 2017 елның 10 августында төгәлләнәчәк.
Автобуслар 12 һәм 13 август көннәрендә (шимбә һәм якшәмбе) Казан, Чаллы, Түбән Кама, Алабуга, Әлмәт, Ульян шәһәрләреннән оештырылачак.
Казан
Китү вакыты: 7:30
Бару пункты: Үзәк стадиондагы парковка
Бәясе: 750 сум.
Чаллы
Китү вакыты: 6:00
Бару пункты: Квартал СҮ
Бәясе: 700 сум.
Түбән Кама
Китү вакыты: 6:00
Бару пункты: Чулман кунакханәсе
Бәясе: 700 сум.
Алабуга
Китү вакыты: 6:30
Бару пункты: Алабуга
Бәясе: 700 сум.
Әлмәт
Китү вакыты: 6:00
Бару пункты: Панорама СҮ
Бәясе: 800 сум
Ульян
Китү вакыты: 6:30
Бару пункты: Элемтә йорты тукталышыннан соң ҮУК
Бәясе: 650 сум.
Билет бәясенә бару-кайту бәясе кертелгән. Болгар шәһәреннән кайту – 12 августта (шимбә) 22:00 сәгатьтә, 13 августта (якшәмбе) 18:00 сәгатьтә. Әгәр дә сез 12 августта килергә, ә 13 август көнне кайтып китергә теләсәгез – ике билет сатып алырга кирәк.
Бу автобусларга кагылышлы барлык мәсьәләләрне дә түбәндәге телефон аша тәгаенләргә мөмкин: +7(927)423-52-84.
Бронь алу өчен сылтама: https://bolgar.buy-ticket.ru