Парижда Татарстан туристлык потенциалын һәм «Сарайлар һәм мәчетләр» яӊа маршрутын тәкъдир итү булды

2017 елның 13 ноябре, дүшәмбе

9-11 нче ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы делегациясе Париж шәһәрендә немец туроператорларыныӊ иӊ эреләреннән берсе «Der Touristik»ныӊ агентлык чарасында катнашты. Чара күргәзмә форматында узды, анда Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты вәкилләре аерым стендта эшләделәр, килүчеләргә Татарстанныӊ туристлык мөмкинлекләре турында мәгълүмат бирделәр һәм милли чәк-чәк белән сыйладылар, шулай ук «Сарайлар һәм мәчетләр» яӊа төбәкара маршрутын тәкъдир иттеләр. Маршрут Россиянеӊ ике туристик үзәген – Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләрен бер универсаль продуктка берләштерә.

Маршрут Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Санкт-Петербург шәһәренеӊ Туризмны үстерү буенча комитеты тарафыннан ике якныӊ дә туроператорлары белән берлектә әзерләнгән. Чит ил туристына билгеләнгән җиде көнлек тур бер сәяхәт кысаларында әлеге ике шәһәрнеӊ дә танылган истәлекле урыннарын һәм халыкара мирас объектларын күрү мөмкинлеге бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International