Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Свияжск утрау-шәһәрендә автомобильләр туктау урынын ачты

2017 елның 3 ноябре, җомга

Бүген Свияжск утрау-шәһәренә керә торган автомобиль юлында автомобильләр туктау урынын ачу тантанасы булды. Тантанада Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Васил Шайхразиев һәм Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнаштылар.

«Безнеӊ өчен Свияжск утрау-шәһәре янында автомобильләр туктау урыны ачу аеруча әһәмиятле, чөнки туристлар агымы бик зур. Автомобильләр туктау урыны ачу кирәклеген без белдек. Югары сыйфатлы туристик инфраструктура булдырдык, ул, әлбәттә, Татарстанга килүче туристларга эшләячәк», – диде Олег Сафонов ачу тантанасында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International