«Ел маршруты» – 2017 Бөтенроссия туристлык премиясе финалында җиӊүчеләр игълан ителде

2017 елның 3 ноябре, җомга

Казанда 1 нче һәм 2 нче ноябрь көннәрендә «Ел маршруты» 2017 Бөтенроссия туристлык премиясе финалы узды. Премия финалын оештыручылар  булып Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Region PR Халыкара элемтәләрне үстерү фонды торды.

2017 нче елгы «Ел маршруты» Бөтенроссия туристлык премиясенә илнеӊ 67 өлкәсеннән 446 проект гариза биргән иде. Гомуммилләт финалында 36 өлкәдән 121 проект тәкъдим ителгән иде. 1 нче ноябрь көнне финалистлар проектларын халык алдында тәкъдир иттеләр. Шуныӊ нәтиҗәләре буенча эксперт комиссиясе әгъзалары 2017 нче елгы «Ел маршруты» Бөтенроссия туристлык премиясенеӊ җиӊүчеләрен билгеләде.

Җиңүчеләрне котлау тантанасы кысасында төбәкара туристлык маршрутларын оештыру һәм үстерүдә үзеннән зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International