WTM London күргәзмәсе эше вакытында «Сарайлар һәм мәчетләр» яӊа төбәкара маршрутын тәкъдир итү булды. Аны Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов тәкъдир итте. Маршрут Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты һәм Санкт-Петербург шәһәренеӊ Туризмны үстерү буенча комитеты тарафынна әзерләнгән. Хәзерге вакытта ул Казан һәм Санкт-Петербург шәһәрләренеӊ дүрт туроператоры тарафыннан тормышка ашырыла. «Сарайлар һәм мәчетләр» туры туристка бер сәяхәт кысаларында Россиянеӊ ике шәһәре – Санкт-Петербург һәм Казан шәһәрләренеӊ яхшыдан-яхшы истәлекле урыннарында булу мөмкинлеге бирә. Көньяк Венециядә архитектураныӊ атаклы үрнәкләре – сакланган яки филигран рәвештә яӊадан торгызылган интерьерлар аркасында, әле һаман да үткән гасырныӊ атмосферасы тоемлана торган барокко һәм классицизм стилендәге сарайлар белән танышу көтелә. Идел елгасы буена урнашкан меӊ еллык Казан каласы туристка Татарстан Республикасыныӊ рухи мирасын ача, мәһабәт мәчетләрнеӊ матурлыгы белән таӊ калдыра һәм мөселман мәдәниятенеӊ башка һәйкәлләре белән таныштыра.