«Жемчужная река» туроператоры («Тревел дизайнерс» ҖЧҖ) эшчәнлеге белән бәйле туристлык базарында барлыкка килгән хәл сәбәпле һәм туристларның хокукларын яклау максатын күздә тотып Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты киләсе киңәшләрен бирә:
1. Әлеге туроператор тарафыннан формалаштырылган туристлык пакетлары буенча сәфәргә чыгу алдыннан аның финанс иминлегендә инанырга кирәк. «Тревел дизайнерс» ҖЧҖ туроператоры буенча актуаль мәгълүматларны Туристлык буенча федераль агентлыкның (Ростуризм) рәсми сайтында «Туроператорлар реестры» бүлегендә белергә мөмкин.
2. Шуны күз уңында тотырга кирәк: туристлык продуктның тулы бәясен түләү очрагында туристлык продуктын сату турындагы килешү буенча турист әлеге туристлык продуктка керә торган барлык хезмәтләрне алу хокукына ия. Гариза статусын ачыклау һәм алга таба үз эшләренә карата консультацияләр алу өчен туристка килешү төзелгән турагентка яки туристлык продуктын гамәлгә ашыру турында төзелгән килешүдә күрсәтелгән туроператорга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
3. Туроператор ышанычлылыгында аз гына да шик булса, турист яки туристлык продуктның башка заказ бирүчесе килешүне теләсә кайсы вакытта өзәргә һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә канун тарафыннан билгеләнгән тәртип нигезендә акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.