Республиканың туристик потенциалы Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында «Visit Tatarstan» туристик брендының махсус стенды ярдәмендә күрсәтелгән. Ике көн дәвамында республика турында матур роликлар күрсәтелә, һәм теләсә кем, виртуаль чынбарлык күзлекләрен киеп, Татарстан Республикасының төп туристик үзәкләренә сәяхәт итә ала. Шулай ук стендта «Татарстан: 1001 ләззәт» бренд маршруты тәкъдим ителде.
«Татарстан: 1001 ләззәт» бренд маршруты Visit Tatarstan туристик бренды идеологиясенә туры килә. Бу – республика туристларга тәкъдим итә алган барлык заманча һәм иң яхшы әйберәләрнең сыйфатлы кушылмасы. Маршрутның максаты – «Абау» эффекты ярдәмендә Татарстанның иң танылган истәлекле урыннарын яңа яктан күрсәтү. «Абау» эффекты ул – «wow» эффектына охшатып – кунакларда күтәренке кәеф һәм көтелмәгәнлек эффектын тудыручы вак-төякләр һәм детальлар.
Маршрутны төзүдә Татарстанның эчке туристлык өлкәсенең әйдәп баручы компанияләре һәм экспертлары катнашты. Авторлар шулай ук Татарстанга килүче туристларның теләкләрен һәм аңлатмаларын анализлау нәтиҗәләрен дә исәпкә алдылар.