Казанда сервис, туристлык һәм кунакханә эшчәнлеге буенча Бөтенрәсәй олимпиадасы узды

2019 елның 11 феврале, дүшәмбе

Бүген Казан милли тикшеренү технология университетында Туристлык буенча дәүләт комитеты ярдәме белән 7-11 сыйныф укучылары, урта һәм югары уку йортлары студентлары арасында сервис, туристлык һәм кунакханә эшчәнлеге буенча II Бөтенрәсәй олимпиадасы узды.

Олимпиада ачылышында Дәүләт комитетының туристлык индустриясен үстерү бүлеге башлыгы Анастасия Софьина сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.

Олимпиада белем бирү оешмаларының ике мәйданчыгында турыдан-туры һәм читтән торып катнашу рәвешендә үтте: укучылар өчен – Казан шәһәренең Сәләтле балалар үзәгендә, студентлар өчен – Казан милли тикшеренү технология университетында.

Олимпиадада катнашу өчен Рәсәй Федерациясенең 76 субъектыннан вәкилләр гариза бирде. 2019 елда олимпиадада 132 югары уку йортыннан, 81 урта махсус уку йортыннан, шулай ук 216 урта мәктәбеннән 3000 дән артык укучы һәм студент катнашты.

Бөтенрәсәй олимпиадасының оештыручылары буларак киләселәр дә катнашты: «Казан милли тикшеренү технология университеты» Федераль дәүләт бюджет югары белем бирү учреждениесе, Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты, Рус география җәмгыятенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Казан шәһәренең Сәләтле балалар үзәге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International