ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Бүген «Казанская Ривьера»  кунакханә-күңел ачу комплексында «Үткәннәргә сәяхәт» IX республика бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.  Беренче тапкыр «Үткәннәргә сәяхәт» бәйгесе 2010 елда игълан ителгән иде. "Үткәннәргә сәяхәт» - ул мәдәни мираска һәм өстенлекле туристлык үзәкләрен үстерүгә бәйле үз инновацион туристик проектларын гамәлгә ашырычу һәм Татарстан Республикасының эчке һәм читтән килүчеләр туристлыгын үстерергә әзер булган балалар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлдерелгән Татарстанның беренче бәйгесе.     

Бүләкләү тантанасына бөтен Татарстаннан яшь катнашучылар килгән иде, алар җиңүчеләрнең исемнәрен белүдән тыш бәйрәм тамашасын да күрделәр. Һәркем өчен җиңү көтелгән булса да зур сюрприз булды, ул партнерларның бүләкләре белән дә ныгытылды.

                                                                                                      

Быел бәйгедә Татарстанның 27 районыннан 135 гариза килгән.
 


26
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2019-2020 елларга Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте һәм Кытай Халык Республикасы Хөкүмәте арасында 2000 елның 29 февраленнән алып визасыз төркем туристик сәяхәтләр турында килешүне гамәлгә ашыру буенча эш алып бару хокукына ия булган туристик оешмалар исемлеген формалаштыру өчен сезне бу елның 10 декабренә кадәр әлеге килешүне озайту яки аны гамәлгә ашыру буенча хокукларыгызны алу теләкләрегез турында Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетына хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Килешүне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча элемтә өчен җаваплы хезмәткәр: Шишлянникова Елена Сергеевна, туристик эшчәнлеген дәүләти җайга салу бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе, телефон (843)222-90-30, e-mail: Elena.Shishlyannikov@tatar.ru

Хокуларны озайту яки аларны алу өчен кирәкле документлар исемлеге «Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте һәм Кытай Халык Республикасы Хөкүмәте арасында визасыз төркем туристик сәяхәтләр турында килешүне гамәлгә ашыру буенча эш алып бару хокукына ия булган туристик оешмаларны билгеләү тәртибе турында» 28.11.2007 елдан 128 номерлы Туристлык буенча федераль агентлык боерыгы белән рәсмиләштерелгән.

 

2018 елның 14-23 ноябрендә Татарстан Республикасының «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) төбәк чемпионаты узды. Быел чемпионат 83 «Ворлдскиллс»  һәм 53 «Ворлдскиллс Юниорлар» компетенцияләре буенча узды, аларда 2000 дән артык конкурсант һәм белгеч катнашты.

Ярышлар шул исәптән Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан беркетелгән алты компетенция буенча узды: Кунакханәне администрацияләү, Кунакханәне администрацияләү – юниорлар, экскурсия хезмәтен оештыру, экскурсия хезмәтен оештыру – юниорлар, туристлык, туристлык – юниорлар.


22
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

2018 елның 21 ноябрендә Мәскәү шәһәрендә National Geographic Traveler Awards 2018 премиясе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Татарстан Республикасы, тавыш саны буенча Краснодар краен, Ярославль, Тверь, Сахалин һәм Владимир өлкәләрен узып, «Рәсәй гастрономия туристлыгы» номинациясендә җиңүче булды.

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов атаклы шеф-пешекче һәм кулинар тапшыруларын алып баручы Константин Ивлев кулыннан бүләк кабул итте.

Ачык онлайн-тавыш бирү 2018 елның 22 июненнән 5 октябренә кадәр узды. «Рәсәй гастрономия туристлыгы» категориясендә Татарстан Республикасын 40 процент тавыш белән хупладылар.

 


21
ноябрь, 2018 ел
чәршәмбе

2018 елның 21-23 ноябрендә Татарстан Республикасының туриcтлык буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы экскурсиячеләре өчен укыту-методик семинарын үткәрә. Семинарда 140 тыңлаучы – «Татарстан Республикасының экскурсиячеләр гильдиясе» берләшмәсенең әгъзалары – катнаша. Семинар тематикасын бу елның юбилей даталары һәм алдагы елның вакыйгалары билгеләде – А. М. Бутлеровның тууына 190 ел, Ш. Маржданиның тууына 200 ел, "Ворлдскиллс" стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты, социаль-икътисадый һәм мәдәни характердагы башка көнүзәк темалар буенча да фикер алыштылар. Укуны уңышлы рәвештә үткән семинарның барлык катнашучылары квалификация күтәрү турында документ алачак.


19
ноябрь, 2018 ел
дүшәмбе

2019-2020 елларга Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте һәм Кытай Халык Республикасы Хөкүмәте арасында 2000 елның 29 февраленнән алып визасыз төркем туристик сәяхәтләр турында килешүне гамәлгә ашыру буенча эш алып бару хокукына ия булган туристик оешмалар исемлеген формалаштыру өчен сезне бу елның 10 декабренә кадәр әлеге килешүне озайту яки аны гамәлгә ашыру буенча хокукларыгызны алу теләкләрегез турында Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетына хәбәр итүегезне сорыйбыз.

Килешүне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча элемтә өчен җаваплы хезмәткәр: Шишлянникова Елена Сергеевна, туристик эшчәнлеген дәүләти җайга салу бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе, телефон (843)222-90-30, e-mail: Elena.Shishlyannikov@tatar.ru

Хокуларны озайту яки аларны алу өчен кирәкле документлар исемлеге «Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте һәм Кытай Халык Республикасы Хөкүмәте арасында визасыз төркем туристик сәяхәтләр турында килешүне гамәлгә ашыру буенча эш алып бару хокукына ия булган туристик оешмаларны билгеләү тәртибе турында» 28.11.2007 елдан 128 номерлы Туристлык буенча федераль агентлык боерыгы белән рәсмиләштерелгән.


16
ноябрь, 2018 ел
җомга

Сәкинә Шакир кызы Шәймиеваның вафат булуы сәбәпле, Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасының Беренче Президентының, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшчесенең Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең,  барлык туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Кайгы-хәсрәтләрегезне уртаклашабыз.

2018 елның 16-18 ноябрендә Шанхай шәһәрендә (Кытай) «China International Travel Mart» даими халыкара туристик күргәзмәсе уза. «Visit Russia» Рәсәй Федерациясе төбәкләрен берләштергән стендында Татарстан Республикасын Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты һәм «Персона грата» туристик фирмасы тәкъдим итәчәк.    

CITM-Азия-Тын Океан төбәге илләренең иң зур күргәзмәләренең берсе. Гадәттәгечә, 50 мең кв.метрдан артык мәйданда дөньяның йөзгә якын иленнән һәм Кытай Халык Республикасының барлык төбәкләреннән экспонант куючылар катнаша: Кытай туриндустриясенең барлык өлкәләренең вәкилләре, шулай ук туроператорлар, туристлык буенча офислар, агентлыклар, кунакханәләр, авиакомпанияләр һәм башкалар.

Рәсәй Федерациясе Кытай сәяхәтчеләре керүе буенча топ-10 ил арасына керә. Туристлык буенча федераль агентлык (Ростуризм) мәгълүматлары буенча 2017 елда Рәсәйгә 1,5 миллион Кытай кешесе килде, бу рекорд дип санала. Рәсәй белән Кытай арасында туристлар агымы ике юнәлеш буенча да актив рәвештә үсүен дәвам итә. Туристлык буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасына агымны арттыру буенча эш алып бара.

 

 


15
ноябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

15 ноябрьдә Гуанчжоу шәһәрендә «Татарстан-Гуандун» эшлекле форумы уза. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Хөкүмәт генераль секретаре урынбасары Гуандун Ма Синюй катнаша.

Татарстан һәм Гуандун сәнәгать, икътисад һәм инновацион технологияләр үсеше буенча алдынгы төбәкләр булып тора. Республиканың сәнәгать һәм инвестицион потенциалы презентацияләре белән бергә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов республиканың Кытай туристларын каршы алу туристик мөмкинлекләре турында сөйләде.

Форумда Гуандун провинциясе һәм Татарстан Республикасының якынча 150 дәүләт һәм бизнес вәкиле катнаша.

12 һәм 14 ноябрьдә туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе туристлык өлкәсендә эшлекле багланышлар һәм хезмәттәшлек төзү өчен Фуцзянь һәм Чжэцзян провинцияләрендә булды.

Фуцзянь провинциясенең Фучжоу шәһәрендә Мәдәният һәм туристлык идарәсе башлыгы Линь Юй әфәнде һәм Чит ил эшләре канцеляриясенең халыкара мөнәсәбәтләр департаменты башлыгы Чэнь Гоцюань әфәнде белән очрашу узды. Провинциянең туроператорлары өчен презентация һәм туристларны Рәсәйгә җибәрүче компанияләр белән очрашулар уздырылды.

Делегацияне Казанның тугандаш шәһәрендә, Чжэцзян провинциясенең Ханчжоу шәһәрендә Мәдәният һәм туристлык идарәсе җитәкчесе урынбасары Сюй Пэнь әфәнде каршы алды. Очрашуга чит ил юнәлешләре буенча туристларны җибәрүче туроператорлар чакырылган иде.

Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча 2019 елда үзара туристик агымнарны үстерү һәм туроператорлар һәм журналистлар өчен реклама-мәгълүмати турлар алмашу буенча килешүләр төзү турында карар кабул ителде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International