2018 елда «Туристлык лидеры» республикакүләм бәйгесенең җиңүчеләре.
«Татарстан Республикасының 2018 елның иң яхшы туроператоры» номинациясендә:
«Трэвэл-Эндвок» ҖЧҖ туроператоры, Казан шәһәре;
«Татарстан Республикасы буенча 2018 елның иң яхшы маршруты» номинациясендә:
«Белем вагоны» маршруты, «Алена» ҖЧҖ, Казан шәһәре;
«2018 ел шәхесе» номинациясендә:
туристлыкны үстерүгә шәхси өлеш керткән өчен» – Шәйхетдинов Азат Зиннур улы, «Интурмед» ҖЧҖ генераль директоры киңәшчесе, Әлмәт шәһәре;
«Ел ачышы-2018» номинациясендә:
«ОЛ СИЗОНС ОТЕЛЬ МЕНЕДЖМЕНТ» (KOLGALIRESORT&СПА) АҖ – Болгар шәһәрендә биш йолдызлы «KOLGALIRESORT&СПА» кунакханәсен ачу өчен;
«Татарстан Республикасы туристлык базарын үстерүгә булышлык» номинациясендә бүлекләр буенча:
«Муниципаль туристлык сәясәте өлкәсендә – 2018» – Татарстан Республикасының Кама Тамагы муниципаль районы,
«Туристлык белеме өлкәсендә – 2018» – «В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты (ИЭУП)» Хосусый белем бирү оешмасы,
«Массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә – 2018» – «Татарстан Республикасының керү туристлыгын һәм эчке туристлыкны популярлаштыруга багышланган иң яхшы материал» – Заляева (Комарова) Эльмира Рәшит кызы, «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшыру компаниясе, Казан шәһәре, Татарстан Республикасының керү һәм эчке туристлыгын популярлаштыруга багышланган видеосюжетлар сериясе һәм мәкаләләр өчен;
«2018 елның иң яхшы туристлык волонтеры» номинациясендә – Казакова Дарья Евгеньевна;
«2018 елның иң яхшы экскурсия җитәкчесе» номинациясендә – җиңүче бәйгенең оештыручылары тарафыннан 2018 елның 18 декабрендә тәкъдим ителәчәк;
«2018 елның туристлык истәлекле бүләге» номинациясендә – «Казан» төргәге, шәхси эшмәкәр М.Л. Абдуллина;
«2018 елның рестораны» номинациясендә – «50/8» рестораны, Казан шәһәре;
«Татарстан Республикасының урнаштыру оешмасы – 2018» номинациясендә бүлекләр буенча:
«2018 елның иң яхшы биш йолдызлы отеле» – «LUCIANO» кунакханәсе, Казан шәһәре,
«2018 елның иң яхшы дүрт йолдызлы отеле» – «DoubleTreebyHilton» кунакханәсе, Казан шәһәре,
«2018 елның иң яхшы өч йолдызлы отеле» – «Де Люкс» кунакханәсе, Әлмәт шәһәре,
«2018 елның иң яхшы ике йолдызлы отеле» – «Гвардейская» кунакханәсе, Казан шәһәре,
«2018 елның иң яхшы йолдызсыз отеле» – «Де Люкс» кунакханәсе, Әлмәт шәһәре,
«2018 елның иң яхшы ял базасы» – «Бережок» ял базасы, Казан шәһәре.
18 декабрьдә «Казан» халыкара аэропортында «Жемчужная река» туроператоры үз бурычларын үтәүдән баш тартканнан соң катлаулы хәлдә калган Татарстан туристларының икенче төркемен каршы алдылар. Туристларны өйләренә кайтару өчен Ростуризм вәкилләренә Мәскәүгә авиарейс оештырырга, ә Татарстан хакимиятенә - «Внуково» аэропортыннан Казанга махсус борт заказ бирергә туры килде.
172 туристның барысы да Казанга хәвеф-хәтерсез әйләнеп кайтты. Мәскәүнең "Внуково" аэропортында күчеп утыру вакытында пассажирларга Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты вәкилләре һәм Рәсәй Федерациясендә Татарстанның тулы хокуклы вәкиллеге хезмәткәрләре тарафыннан кирәкле барлык ярдәм күрсәтелде.
15 декабрьдә 06:20 сәгатьтә Казан шәһәренә Самара-Казан поезды белән 270 Самара укучысы килде. Бу махсус «Белем вагоны» программасы буенча беренче туристик сәфәр.
Укучыларны Татарстан әкиятләренең, легендаларының барлык төп геройлары белән театральләштерелгән очрашу көтә иде. Шүрәле белән Батыр, Кыш Бабай һәм Кар Кызы, Хан һәм Сөембикә.Самара туристлары Татарстанда бер көн уздырачаклар һәм Казанның төп истәлекле урыннарында булачаклар, шулай ук төркемләрнең кайберләре Свияжск утрау-шәһәре һәм Иннополис белән таныша алачаклар.
Самара һәм Казан арасында «Белем вагоны» проектын гамәлгә ашыру даими нигездә башкарылачак. Бер көн дәвамында Самара кунаклары шәһәрнең төп күренешләре һәм аның истәлекле урыннары белән таныша алачаклар, мөстәкыйль рәвештә яки оештырылган төркем кысаларында шәһәрнең төп туристстик объектларын күрә алачаклар.
«Белем вагоны» - ул мәктәп укучылары өчен күрше төбәкләргә уңайлы поездларда танып белү сәяхәтләре, алар уку процессына җайлаштырылган юлда үтә торган интерактив-белем бирү программасын һәм поездда «дәресләр» нең гамәли дәвамы булып торган күрше төбәктә булу программасын үз эченә ала. Әлеге проект үсеп килүче буынга Рәсәй тарихы белән куркынычсыз тимер юл сәяхәтләренең мавыктыргыч формасында танышырга мөмкинлек бирә һәм "2016-2020 елларга Рәсәй Федерациясе гражданнарын патриотик тәрбияләү" дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла.
Проектны тормышка ашыру вакыты – ел саен, сентябрь-май айларында (бәйрәм һәм каникул көннәреннән тыш).
«Белем вагоны» проектын гамәлгә ашыру чорында 2016 елның декабреннән 2018 елның маена кадәр анда 9 170 кеше катнашты, шул исәптән 495 кеше, «Минем Рәсәй» илкүләм программасында катнашып, «Белем вагоны»нда булды.
22 декабрьдән «Казан-Самара» маршруты буенча «Белем вагоны» проектын эшләтеп җибәрү планлаштырыла.
Туристлык буенча федераль агентлык хәбәр иткәнчә, «Рәсәй Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» 1996 елның 24 ноябрендәге 132-ФЗ номерлы Федераль канунының 4.2 маддәсе (алга таба - 132-ФЗ номерлы канун) нигезендә Ростуризмның 12.12.2018 елның 502-Пр-18 номерлы боерыгы нигезендә Туроператорларның бердәм федераль реестрыннан (алга таба - туроператорлар реестры) «Жемчужная река» билгеләмәсен һәм «Интернет» телекоммуникация челтәрендәге www.prtc.travel бердәм сайтын кулланучы киләсе юридик затлар (туроператорлар) турындагы мәгълүматләр төшереп калдырылды:
- «Тревел Дизайнерс» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (ИНН 7704363557);
- «ГЕРКУЛЕС ТРЭВЕЛ» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте (ИНН7840462444).
Туроператорлар реестрыннан мәгълүматларны төшереп калдыру өчен әлеге юридик затлар тарафыннан 2018 елның 8 декабреннән башлап туристик продуктны гамәлгә ашыру турында килешүләр буенча барлык вазифаларны үтәүнең мөмкин булмавы нигез булды.
132-ФЗ номерлы канунның 4.1 мәддәсенең унынчы өлеше нигезендә туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешүләр буенча барлык вазифаларны үтәү мөмкинлеге булмау сәбәпле туроператорның эшчәнлеген туктатуы аны туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешүләр буенча туристик продуктка керүче хезмәтләр күрсәтүне тәэмин итү бурычларыннан азат итми.
Туроператорлар реестрыннан мәгълүматларны төшереп калдыру һәм туроператорлар эшчәнлеген фактта туктату сәбәпле хәзерге вакытта Хайнань утравында калган һәм Рәсәй Федерациясе территориясенә кайту өчен кире билетлар булмаган туристлар ашыгыч ярдәм алу өчен читкә китүчеләр туристлыгы өлкәсендәге «Турпомощь» берләшмәсенә мөрәҗәгать итә алалар.
«Турпомощь» берләшмәсенең рәсми сайты адресы http://www.tourpom.ru/
Элемтә өчен телефон: +7 (499) 678-12-03.
Туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешүләр буенча туроператорның барлык вазифаларын үтәү мөмкинлеге булмау сәбәпле турлары узмаган/узмый торган туристлар «Орбита» ҖЧҖ иминиятләштерү компаниясенә - «Тревел Дизайнерс» ҖЧҖ һәм «ГЕРКУЛЕС ТРЭВЕЛ» ҖЧҖ компанияләренең гражданлык җаваплылыгын иминиятләштергән оешмага туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү буенча вазифаларны үтәмәгән өчен мөрәҗәгать итә алалар:
- «Тревел Дизайнерс» ҖЧҖ 10 млн. сумга (2018 елның 25 маендагы ГОТО-18/04/0008 номерлы туроператорның җаваплылыгын иминиятләштерү килешүе; туроператор эшчәнлеге өлкәсе: читкә китүчеләр туристлыгы, эчке туристлык, читтән килүчеләр туристлыгы);
- «ГЕРКУЛЕС ТРЭВЕЛ» ҖЧҖ 10 млн. сумга (2018 елның 25 маендагы ГОТО-18/04/0004 номерлы туроператорның җаваплылыгын иминиятләштерү килешүе; туроператор эшчәнлеге өлкәсе: читкә китүчеләр туристлыгы, эчке туристлык, читтән килүчеләр туристлыгы).
Туроператор җаваплылыгын иминиятләштерү килешүе буенча иминият акчасын кайтару тәртибе 132-ФЗ номерлы канунының 17.5 маддәсе тарафыннан билгеләнгән.
Турист (аның канун буенча вәкиле) яки башка заказ бирүче «Орбита» ҖЧҖ иминиятләштерүче компаниясенә турыдан-туры иминият акчасын кайтару турында язма таләп күрсәтергә хокуклы.
«Орбита» ҖЧҖ иминиятләштерүче компаниясенең адресы: 107023, Мәскәү шәһәре, Журавлев мәйданы, 2 йорт, 2 төзелеш.Телефон: (495) 739-00-03. Рәсми сайт адресы www.sk-orbita.ru. Эш тәртибе: дүш-пән.: 9: 00-18: 00 / җом.: 9: 00-16: 45; шим. - якш.: ял.
Турист һәм (яки) башка заказ бирүче иминият акчасын кайтару турындагы таләбендә киләсе мәгълүматләр күрсәтелә:
- туристның фамилиясе, исеме һәм атасының исеме, шулай ук, туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү заказ бирүче тарафыннан төзелгән булса, башка заказ бирүче турында мәгълүматлар;
- туроператор җаваплылыгын финанс тәэмин итү сыйфатында тәкъдим ителгән документның бирү датасы, гамәлдә булу вакыты һәм башка реквизитлары;
- туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү номеры һәм килешүнең төзелү датасы;
- туроператор җаваплылыгын финанс тәэмин итү бирелгән туроператор исеме;
- туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү буенча туроператор тарафыннан вазифаларын үтәлмәвен таныклаучы шартлар (фактлар) турында мәгълүмат;
- туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү буенча туроператор вазифаларын үтәмәү сәбәпле туристка һәм (яки) башка заказ бирүчегә китерелгән чын зыян күләме.
Турист һәм (яки) башка заказ бирүче иминият акчасын кайтару турындагы таләпкә кушымта итеп киләсе документларны куя:
- паспорт яки Рәсәй Федерациясе кануннары нигезендә шәхесне раслаучы башка документның копиясе, аталган документларның оригиналы күрсәтелә;
- туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү кәгазьдә төзелгән булса, туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешүнең копиясе, шулай ук аның оригиналы күрсәтелә;
- туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү буенча туроператор вазифаларын үтәмәү сәбәпле туристка һәм (яки) башка заказ бирүчегә китерелгән чын зыянны раслаучы документлар;
Искәрмә: Туроператор җаваплылыгын иминиятләштерү килешүе буенча иминият акчасын кайтару кысаларында кайтарылырга тиешле «чын зыян» турист һәм (яки) башка заказ бирүченең туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү буенча ташу һәм (яки) урнаштыру буенча хезмәтләр өчен түләү чыгымнары дип билгеләнә;
- электрон документ формасында туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү (туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү электрон документ формасында төзелгән булса).
Иминиятче, югарыда аталган документлардан тыш, башка документлар тапшыруны таләп итәргә хокуклы түгел.
«Орбита» ҖЧҖ иминиятләштерүче компаниясе туристның һәм (яки) башка заказ бирүченең иминият акчасын кайтару турындагы таләбен кирәкле документлар һәм әлеге таләп алынган көннән соң 30 календарь көненнән дә соңга калмыйча канәгатьләндерергә тиеш.
Әгәр дә туроператор җаваплылыгын иминиятләштерү килешүе буенча иминиятчегә иминият акчасын кайтару турында таләпләр белән бер үк вакытта бер туристтан һәм (яки) башка заказ бирүчедән артык мөрәҗәгать итсә һәм түләнергә тиеш акчаларның тулаем күләме туроператорның финанс тәэмин итү суммасыннан артып китсә, мондый таләпләрне канәгатьләндерү белдерелгән акчаларның күләмен туроператор җаваплылыгын финанс тәэмин итү күләменә карата пропорциональ рәвештә түләп гамәлгә ашырыла.
Шуны да исәпкә алырга кирәк: туроператор җаваплылыгын иминиятләштерү килешүе буенча иминият акчасын кайтару туристны ычкындырган табышны һәм (яисә) әхлакый зыянны каплауны Рәсәй Федерациясе кануннары тарафыннан каралган тәртибендә һәм шартларында таләп итү хокукынан мәхрүм итми.
Мәсәлән, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Рәсәй Федерациясе канунының 15 маддәсе нигезендә башкаручы кулланучы хокукларын яклау өлкәсендә мөнәсәбәтләрне җайга салучы Рәсәй Федерациясе кануннары һәм хокукый актлар тарафыннан каралган кулланучы хокукларын бозса, кулланучыга китерелгән әхлакый зыян башкаручының гаебе булган очракта аның тарафыннан капланырга тиеш.
Әхлакый зыян өчен акчалата түләү күләме суд тарафыннан билгеләнә һәм мөлкәти зыянны каплау күләменә бәйле түгел.
Шулай итеп, туристларның әлеге түләүләр турындагы таләпләрен «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 07.02.1992 елның 2300-1 номерлы Рәсәй Федерациясе канунының 15 маддәсен, шулай ук Рәсәй Федерациясе Граждан кодексының 1099 – 1101 маддәләрен һәм 151 маддәсен кулланып суд аша туроператорга белдерергә мөмкин.
Иминият акчасын кайтаруның хокукый нигезләре һәм тәртибе турындагы мәсьәләләр буенча аңлатмалар Ростуризм телефоннары буенча белергә мөмкин:
8 (495) 607-36-02; 8 (495) 607-39-49.
«Жемчужная река» юридик затлары туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешүләр буенча вазифаларын массакүләм үтәмәү аркасында барлыкка килгән хәл ашыгыч дип табылды, якын арада Рәсәй туристларын эвакуацияләү башланачак. Тиешле карар 2018 елның 12 декабрендә Туристлык буенча федераль агентлык җитәкчесе Олег Сафонов рәислегендә узган «ТУРПОМОЩЬ» берләшмәсе күзәтчелек советының чираттан тыш утырышы кысаларында кабул ителде.
Чарада «ТУРПОМОЩЬ» күзәтчелек советының әгъзалары, Рәсәй Федерациясенең Икътисадый үсеш министрлыгы, Росавиация, Рәсәйнең Чит илләр министрлыгы вәкилләре – Ростуризм тарафыннан оештырылган оператив штабның катнашучылары, шулай ук Рәсәйнең әйдәп баручы туроператорлар вәкилләре катнашты.
Фикер алышу предметы булып туроператор эшчәнлеген «Жемчужная река» исемен кулланып гамәлгә ашыручы һәм туристлар алдында үз вазифаларын үти алмаган «Тревел Дизайнерс» ҖЧҖ һәм «ГЕРКУЛЕС ТРЭВЕЛ» ҖЧҖ компанияләренең клиентлары булган Рәсәй туристларын кайтаруны оештыру торды. Искәртеп узабыз, 746 Рәсәй гражданы туган якларына кире кайтарылган инде, бер тәүлек эчендә тагын 370 турист өйләренә озатылачак. Хәзерге вакытта утрауда 1687 кеше кала. Шулай ук мөстәкыйль рәвештә утраудан киткән туристларның саны билгеләнә.
Күзәтчелек советы тарафыннан бертавыштан әлеге проблеманы хәл итү өчен кирәкле ашыгыч ярдәм күрсәтү буенча Рәсәй кануннары кысаларында тулы чаралар күрү турында карар кабул ителде. «Рәсәй Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» 1996 елның 24 ноябрендәге 132-ФЗ номерлы Федераль канунының 1 маддәсе нигезендә «ТУРПОМОЩЬ» берләшмәсе туристларны вакытлыча тору иленнән кайтару буенча эшләр (кайтару буенча хезмәтләр өчен түләү) һәм (яки) башка эшләр (шул исәптән урнаштыру буенча хезмәтләр өчен түләү) башкара. Читкә китүчеләр туристлыгы өлкәсендә туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү буенча туроператор үз вазифаларын үтәмәсә, ягъни туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү буенча барлык вазифаларны үтәү мөмкинлеге булмау сәбәпле туроператор, эшчәнлеген туктатып, килешүгә керә торган ташу һәм (яки) урнаштыру хезмәтләрен тулысынча яисә өлешчә күрсәтмәсә, әлеге эшләр Федераль канун нигезендә читкә китүчеләр туристлыгы өлкәсенең туроператорлар берләшмәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Ашыгыч ярдәм туристның мөрәҗәгате нигезендә түләүсез рәвештә күрсәтелә, моның өчен туристның (туристларның) фамилиясе, туристның (туристларның) урнашу урыны, туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешү номеры һәм туроператор (турагент) исеме, мөрәҗәгать авторының элемтә өчен мәгълүматы, туристик продуктны гамәлгә ашыру турындагы килешүне үтәү мөмкин булмавы, үтәлмәү яки тиешенчә башкармау турында сөйләүче шартлар (фактлар) күрсәтелә. Ашыгыч ярдәм күрсәтү чараларын финанслау туроператорлар берләшмәсенең резерв фонды акчалары хисабына туроператорлар берләшмәсе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Авиаочыш һәм яшәү бәясен мөстәкыйль рәвештә түләргә теләгән туристлар, үзләренең иленә кайтып, «ТРЕВЕЛ ДИЗАЙНЕРС» ҖЧҖ һәм «ГЕРКУЛЕС ТРЭВЕЛ» ҖЧҖ туроператорларының «Орбита» ҖЧҖ иминиятләштерүче компаниясенә мөрәҗәгать итеп, үз акчаларын кире кайтара алачаклар.
«ТУРПОМОЩЬ» күзәтү советы әгъзалары билгеләп үткәнчә, Берләшмә әлеге вазгыятьнең кулланучылар һәм туристлык берләшмәсе өчен кыска вакыт эчендә һәм минималь югалтулар белән хәл ителүен тели.
Шул ук вакытта контроль-күзәтчелек органнары карары нигезендә «ТУРПОМОЩЬ» кире билетлары булмаган туристларны ашыгыч рәвештә кайтарачак. Билетлары булган Рәсәй гражданнары «ИрАэро» авиакомпаниясе рейслары ярдәмендә кайтарыла, ул авиакомпания Рәсәй кануннары нигезендә барлык хәбәр ителгән кайтару рейсларын үтәргә һәм алга таба «Жемчужная река» туроператоры белән суд аша үз каршылыкларын хәл итәргә тиеш.
«ТУРПОМОЩЬ» берләшмәсенең элемтә өчен мәгълүматлары:
Адрес: 1010000, Мәскәү шәһәре, Мясницкая ур.,47 йорт
Электрон почта: secretary@tourpom.ru
Телефон, факс: +7 (499) 678-12-03
Республиканың туристик потенциалы Федерация Советында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында «Visit Tatarstan» туристик брендының махсус стенды ярдәмендә күрсәтелгән. Ике көн дәвамында республика турында матур роликлар күрсәтелә, һәм теләсә кем, виртуаль чынбарлык күзлекләрен киеп, Татарстан Республикасының төп туристик үзәкләренә сәяхәт итә ала. Шулай ук стендта «Татарстан: 1001 ләззәт» бренд маршруты тәкъдим ителде.
«Татарстан: 1001 ләззәт» бренд маршруты Visit Tatarstan туристик бренды идеологиясенә туры килә. Бу – республика туристларга тәкъдим итә алган барлык заманча һәм иң яхшы әйберәләрнең сыйфатлы кушылмасы. Маршрутның максаты – «Абау» эффекты ярдәмендә Татарстанның иң танылган истәлекле урыннарын яңа яктан күрсәтү. «Абау» эффекты ул – «wow» эффектына охшатып – кунакларда күтәренке кәеф һәм көтелмәгәнлек эффектын тудыручы вак-төякләр һәм детальлар.
Маршрутны төзүдә Татарстанның эчке туристлык өлкәсенең әйдәп баручы компанияләре һәм экспертлары катнашты. Авторлар шулай ук Татарстанга килүче туристларның теләкләрен һәм аңлатмаларын анализлау нәтиҗәләрен дә исәпкә алдылар.
Бүген Мәскәү вакыты белән иртәнге сәгать 8:00дә Хайкоу аэропортыннан «ИрАэро» авиакомпаниясенең Boeing 777 самолеты Кытайның Хайнань утравыннан «Жемчужная река» туроператоры гаебе сәбәпле очып китә алмаган 369 Татарстан туристы белән очты. Казанга килү вакыты 17:00.
Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча очышны тоткарлау вакытында Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов мәсьәләне контрольдә тотты һәм туристларга бөтен кирәкле ярдәм күрсәтелде.
«Жемчужная река» туроператоры («Тревел дизайнерс» ҖЧҖ) эшчәнлеге белән бәйле туристлык базарында барлыкка килгән хәл сәбәпле һәм туристларның хокукларын яклау максатын күздә тотып Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты туристларга килешү төзегән турагентка мөрәҗәгать итү хокукы турында яки кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә кануннар тарафыннан билгеләнгән тәртип нигезендә акча кайтару турында таләп белән югарыда аталган туроператорга мөрәҗәгать итү хокукы турында хәбәр итә.
Тулырак мәгълүматны түбәндәге сылтама буенча белергә мөмкин:http://tourism.tatarstan.ru/rus/v-pomoshch-turistam-i-uchastnikam-turistskogo.htm?pub_id=1672757
«Жемчужная река» туроператоры («Тревел дизайнерс» ҖЧҖ) эшчәнлеге белән бәйле туристлык базарында барлыкка килгән хәл сәбәпле һәм туристларның хокукларын яклау максатын күздә тотып Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты киләсе киңәшләрен бирә:
1. Әлеге туроператор тарафыннан формалаштырылган туристлык пакетлары буенча сәфәргә чыгу алдыннан аның финанс иминлегендә инанырга кирәк. «Тревел дизайнерс» ҖЧҖ туроператоры буенча актуаль мәгълүматларны Туристлык буенча федераль агентлыкның (Ростуризм) рәсми сайтында «Туроператорлар реестры» бүлегендә белергә мөмкин.
2. Шуны күз уңында тотырга кирәк: туристлык продуктның тулы бәясен түләү очрагында туристлык продуктын сату турындагы килешү буенча турист әлеге туристлык продуктка керә торган барлык хезмәтләрне алу хокукына ия. Гариза статусын ачыклау һәм алга таба үз эшләренә карата консультацияләр алу өчен туристка килешү төзелгән турагентка яки туристлык продуктын гамәлгә ашыру турында төзелгән килешүдә күрсәтелгән туроператорга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
3. Туроператор ышанычлылыгында аз гына да шик булса, турист яки туристлык продуктның башка заказ бирүчесе килешүне теләсә кайсы вакытта өзәргә һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә канун тарафыннан билгеләнгән тәртип нигезендә акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы.
Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты очу программаларын үткәрмәү һәм Хайнань (Хайкоу) утравы – Казан рейсын тоткарлау белән бәйле барлыкка килгән хәл сәбәпле «Жемчужная река» туроператоры («Тревел Дизайнерс» ҖЧҖ) вәкилләре белән элемтәгә керде.
Туроператор мәгълүматлары буенча – алар мөмкин булганның барысын да эшли: бер тәүлек дәвамында авиакомпания белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга вәгъдә иттеләр. Туристларга бөтен кирәкле ярдәм күрсәтелә. Туристлар кунакханәдә урнаштырылган, хәзер туроператор аларга кайнар ризык бирү турында килешә.
Вазият Ростуризм күзәтүендә.