Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы утырышы нәтиҗәләре буенча 2019 елда Электрон мактау тактасына 15 дәүләт граждан хезмәткәре кертү турында карар кабул ителде. Иң яхшылар арасына Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты Наилә Скворцова керде

2019 елның 1 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты Татарстан Республиксы дәүләт хакимиятенең тармакара компетенциядәге башкарма орган булып тора. Ул туристлык индустриясен һәм кунакчыллыкны үстерү максатларында туристлык өлкәсендә дәүләт идарәсе һәм тармакара хезмәттәшлек, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белән үзара хезмәттәшлек функцияләрен гамәлгә ашыра.

Татарстан Республикасына туристлар агымы ел саен уртача 9% артуны күрсәтә. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасына Рәсәй һәм башка дәүләтләрдән 3,4 млн.турист килгән, 2013 елда 2,2 млн. кеше килгән.

Татарстан Республикасының туристлык үзәкләрен – Казан, Бөек Болгар, Свияжск утрау-шәһәрен, Алабуга, Чистай, Тәтеш шәһәрләрен үстерүгә аерым игътибар бирелә. 2018 елда республиканың төп туристлык үзәкләрендә туристлар агымы 2013 ел күрсәткече белән чагыштырганда 2,4 тапкырга артты.

Казан Кремле. 2013 елда анда 1 215 059 кеше булды, 2018 елда аны 2,5 тапкырга күбрәк турист күрергә килде - 2 928 900.

Соңгы биш елда Бөек Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре дөньякүләм туристлыкның чын үзәгенә әверелде.

Бөек Болгар 2013 елда 192 872 мең кешене кабул итте, ә 2018 елда Болгарда 501 122 кеше булды, үсеш 2,5 тапкыр диярлек тәшкил итте.

2013 елда Свияжск утрау-шәһәрендә 108 412 турист, ә 2018 елда 510 855 турист булды. Үсеш 3 тапкырга диярлек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International