Татарстан Республикасы экскурсоводлары өчен укыту семинары Дәүләт комитетында уза

2019 елның 2 апреле, сишәмбе

2019 елның 2-3 апрелендә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетында рәсми делегацияләргә экскурсия хезмәте күрсәтүне гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы экскурсоводлары өчен уку семинары уздырыла. Тирән тарихи һәм мәдәният белемнәрдән тыш, әлеге категория экскурсоводлары Татарстанның социаль-икътисади үсеше, аның төп казанышлары һәм алдынгы тәҗрибәсе турында хәбәрдар булырга тиеш. Экскурсоводларга мәгълүмат бирү һәм укыту максаты белән профильле министрлыклар һәм идарә тармагы вәкилләре чакырылган.

Семинарның беренче көнен Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Николаевич Кудряшов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төбәкара элемтәләр үсеше бүлеге башлыгы Никитина Наталья Ильинична, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының мәгълүмати-аналитик бүлеге башлыгы Епифанцева Марина Геннадьевна, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының һава һәм су транспорты идарәсенең әйдәп баручы киңәшчесе Абдрахманов Алмаз Ильдусович ачып җибәрделәр.

Икенче көнне экскурсоводларны укыту эшен Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасының Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының вәкиле экскурсия хезмәте күрсәтүне гамәлгә ашырганда рәсми делегацияләр белән эшләү үзенчәлекләрен һәм хезмәттәшлек кагыйдәләрен яктыртачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International