Бүген Сергей Иванов Дәүләт комитетында Республиканың муниципаль берәмлекләрендә туристлык өлкәсендә инвестицион проектларны «Рәсәй Федерациясендә эчке һәм читтән керү туристлыгын үстерү (2019-2025 еллар)» федераль максатчан программасына кертү темасына киңәшмә үткәрде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Нияз Нурутдинов, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының – «Туполев» ҖАҖ филиалы иҗтимагый мәсьәләләр буенча директоры Юрий Попов, «НПО ГИПО» АҖ документлар бәлән тәэмин итү һәм тикшерү идарәсе җитәкчесе Ринат Белалов, «АйСиЭл – КПО ВС» АҖ сыйфат буенча директоры Анатолий Артамонов, «АйСиЭл – КПО ВС» АҖ филиалы – турбаза директоры Рафаэль Шакиров. Әлеге очрашу кысаларында әлеге программада катнашу шартлары һәм төп критерийлары әйтелде.