ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

1 апрельдә Туристлык буенча дәүләт комитетының бишьеллыгы көнендә Сергей Иванов Татарстан Республикасының массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән яңа биш йолдызлы Kazan Palace by Tasigo кунакханәсендә очрашты.

Биш ел эчендә республика туристлар агымын өчтән бергә арттырырга ниятли. 

Казанга туристлар агымы бер ярым тапкырга арткан. 2013 елда Татарстан башкаласына 2,2 млн ял итүче килде, ә узган ел андыйлар 3,4 миллион иде инде. 

Чит ил кешеләре агымы да артты: Кытайдан килгән туристлар 2,5 тапкырга артты, шундый ук санга финнар артты, Һиндстаннан килгән кунаклар 4 тапкырга һәм Германиядән килгән кунаклар 60% ка артты. 

Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, сораштырылучыларның 97%ы Татарстанда туристлыкның оештыруыннан канәгать.

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты Татарстан Республиксы дәүләт хакимиятенең тармакара компетенциядәге башкарма орган булып тора. Ул туристлык индустриясен һәм кунакчыллыкны үстерү максатларында туристлык өлкәсендә дәүләт идарәсе һәм тармакара хезмәттәшлек, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары белән үзара хезмәттәшлек функцияләрен гамәлгә ашыра.

Татарстан Республикасына туристлар агымы ел саен уртача 9% артуны күрсәтә. 2018 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасына Рәсәй һәм башка дәүләтләрдән 3,4 млн.турист килгән, 2013 елда 2,2 млн. кеше килгән.

Татарстан Республикасының туристлык үзәкләрен – Казан, Бөек Болгар, Свияжск утрау-шәһәрен, Алабуга, Чистай, Тәтеш шәһәрләрен үстерүгә аерым игътибар бирелә. 2018 елда республиканың төп туристлык үзәкләрендә туристлар агымы 2013 ел күрсәткече белән чагыштырганда 2,4 тапкырга артты.

Казан Кремле. 2013 елда анда 1 215 059 кеше булды, 2018 елда аны 2,5 тапкырга күбрәк турист күрергә килде - 2 928 900.

Соңгы биш елда Бөек Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәре дөньякүләм туристлыкның чын үзәгенә әверелде.

Бөек Болгар 2013 елда 192 872 мең кешене кабул итте, ә 2018 елда Болгарда 501 122 кеше булды, үсеш 2,5 тапкыр диярлек тәшкил итте.

2013 елда Свияжск утрау-шәһәрендә 108 412 турист, ә 2018 елда 510 855 турист булды. Үсеш 3 тапкырга диярлек.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Кадрлар сәясәте мәсьәләләре советы утырышы нәтиҗәләре буенча 2019 елда Электрон мактау тактасына 15 дәүләт граждан хезмәткәре кертү турында карар кабул ителде. Иң яхшылар арасына Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлегенең әйдәп баручы консультанты Наилә Скворцова керде


28
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

AzurAirс авиакомпаниясе рейсын тоткарлау һәм шул исәптән Татарстан туристларын Гоадан (Һиндстан Республикасы) чыгару мәсьәләсе буенча Туристлык буенча дәүләт комитеты AnexTour туроператоры белән элемтәгә кергәнен хәбәр итәбез. Туроператор мәгълүматлары буенча хәзерге вакытта барлык туристлар кунакханәләрдә аэропорттан ерак түгел урнашкан, аларга туклану тәэмин ителгән. Казанга планлаштырылган килү вакыты: 28 мартта 23.59 сәгатьтә. Барлык туристлар аэропортка китереләчәк.

 


27
март, 2019 ел
чәршәмбе

Бүген Сергей Иванов Дәүләт комитетында Республиканың муниципаль берәмлекләрендә туристлык өлкәсендә инвестицион проектларны «Рәсәй Федерациясендә эчке һәм читтән керү туристлыгын үстерү (2019-2025 еллар)» федераль максатчан программасына кертү темасына киңәшмә үткәрде.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Нияз Нурутдинов, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводының – «Туполев» ҖАҖ филиалы иҗтимагый мәсьәләләр буенча директоры Юрий Попов, «НПО ГИПО» АҖ документлар бәлән тәэмин итү һәм тикшерү идарәсе җитәкчесе Ринат Белалов,  «АйСиЭл – КПО ВС» АҖ сыйфат буенча директоры Анатолий Артамонов, «АйСиЭл – КПО ВС» АҖ филиалы – турбаза директоры Рафаэль Шакиров.  Әлеге очрашу кысаларында әлеге программада катнашу шартлары һәм төп критерийлары әйтелде.

Бүген, 27 мартта, Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узды. Комиссия утырышы барышында 2019 елның I кварталында Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының коррупциягә каршы программасы чараларын үтәүгә; 2018 елда коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен күзәтү нәтиҗәләренә; массакүләм мәгълүмат чараларында урнаштырылган һәм 2019 елның I кварталында гражданнар һәм юридик затлардан килгән мөрәҗәгатьләрдә коррупцион күренешләр турында мәгълүматны күзәтү нәтиҗәләренә; 2018 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының дәүләт ихтыяҗларын тәэмин итү өчен дәүләт сатып алуларын гамәлгә ашыру өлкәсендәге эшчәнлеккә кагылышлы мәсьәләләр каралды.

Беркетмә Дәүләт комитеты сайтында «Коррупциягә каршы көрәш»бүлегендә урнаштырылган.


26
март, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 27 мартында 10:00 сәгатьтә видеоязма рәвешендә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия утырышы узачак. Комиссия утырышының көн кадагында булган сораулар Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты сайтында «Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе каршындагы Коррупциягә каршы көрәш буенча комиссия» өстәмә битенең «Коррупциягә каршы көрәш» бүлегенең «Комиссия утырышларын үткәрү турында анонслар» өстәмә битендә урнаштырылган:

http://tourism.tatarstan.ru/rus/anonsy-zasedaniy.htm?pub_id=1808417.

Сораулар һәм тәкъдимнәр (843) 222-90-29 телефоны аша һәм Zulfiya.Tazetdinova@tatar.ru электрон почтасы аша кабул ителә.


25
март, 2019 ел
дүшәмбе

25 март көнне В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) югары уку йортларының сайлап алу чемпионаты старт алды. Университет сынаулар нәтиҗәләре буенча Мәскәү шәһәрендә вузара милли финалда катнашырга дәгъва итә алган командаларны кабул итә!

Чемпионатны ачу тантанасында кунакларны киләселәр сәламләде: Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, КИУ ректоры Асия Тимирясова, «Казан шәһәренең туристлык үсешенә ярдәм итү комитеты» Муниципаль бюджет учреждениесе директоры урынбасары Диана Габделхакова, (Тимирясов ис.) КИУ «Ворлскиллс» профессиональ компетенцияләр үзәге җитәкчесе Татьяна Клименко.

Студентлар дүрт компетенциядә ярыша: "Эшмәкәрлек", "Туристлык", "Экскурсия хезмәтләрен оештыру","Кунакханәне администрацияләү"


22
март, 2019 ел
җомга

2019 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасының Югары Ослан районы администрациясендә республика муниципаль берәмлекләренең туристлык өлкәсендәге инвестицион проектларын «Рәсәй Федерациясендә эчке һәм читтән керү туристлыгын үстерү (2019-2025 еллар)» федераль максатчан программасына кертү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының дәүләт программаларын үстерү һәм тормышка ашыру бүлеге башлыгы Теймур Курмаев, Татарстан Республикасының Югары Ослан районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Виктор Тимиряев катнашты. Очрашу кысаларында «Рәсәй Федерациясендә эчке һәм читтән керү туристлыгын үстерү (2019-2025 еллар)» федераль максатчан программасында районның катнашу шартлары һәм төп критерийлары яңгырады.

Татарстан Республикасында мондый программада катнашуның уңай тәҗрибәсе бар инде, 2017 елда «Рәсәй Федерациясендә эчке һәм читтән керү туристлыгын үстерү (2011-2018 еллар)» федераль максатчан программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында «Свияжск» туристик-рекреация кластерына Татарстан Республикасының Яшел Үзән муниципаль районында Свияжск утрау-шәһәрчеге янында урнашкан парковканы төзү өчен федераль бюджеттан акча бүлеп бирелде.

 


20
март, 2019 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле коллегалар, туристлык һәм кунакчыллык өлкәсе!

Шуны хәбәр итәбез: «Туристик сувениры» - Идел буе федераль округы 2019 Бөтенрәсәй бәйгесенең төбәк бәйгесенә гаризалар кабул итү башланды. Бәйгенең иң яхшы эшләре «Туристик сувениры» Бөтенрәсәй бәйгесенең Бөтенрәсәй финалында катнашачак.

Конкурсның максаты булып тәҗрибә уртаклашу һәм кызыксынган барлык оешма һәм затларның төбәк һәм ил территориясендә туристик сувенирларны җитештерү һәм сату өлкәсендә үзара хезмәттәшлеген оештыру, халык һөнәрчелеген һәм кәсепләрен торгызу һәм үстерү, илебезнең туристик сувенир продукциясе базарын үстерү тора.

2019 елда төбәк бәйгесенең төп номинацияләре:

1.        этнографик сувенир;

2.        шәһәр сувениры;

3.        төбәк сувениры;

4.        гастрономик сувенир (эчемлекләр);

5.        гастрономик сувенир (ризык);

6.        вакыйга сувениры;

7.        туристик маршрут сувениры;

8.        музей сувениры;

9.        сувенир-уенчык;

10.      сувенир идеясе;

11.      туристлык сувенирлары линейкасы (бу номинациягә кергән номинацияләр: төбәк, шәһәр, музей, вакыйга, маршрут).

2018 елда бәйгедә катнашу өчен илнең 63 төбәгеннән 2296 эш бирелгән иде. Татарстан Республикасы Бөтенрәсәй финалында 10 призлы урын алды, шуларның 4 проекты Гран-при отты.

Бәйгедә катнашу өчен бәйге материалларын бәйгене оештыручыларга 2 апрельгә кадәр җибәрергә кирәк. Гариза формасын тутыру алгоритмы буенча тулырак мәгълүматны бәйгенең www.russiasuvenir.ru.рәсми сайтында алырга мөмкин.

Сезне бәйгедә катнашырга чакырабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International