Казанда «Яшь профессионаллар» VII милли чемпионаты финалы уза

2019 елның 21 мае, сишәмбе

20 майдан башлап Казанда 2019 елда Казанда «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионатының генераль репетициясе булачак «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Рәсәй) VII милли чемпионатының финал этабы ярышлары башланды. Чара 23 майга кадәр дәвам итәчәк, анда Рәсәйнең 85 субъектыннан 1 519 яшь белгеч катнаша, алар 86 төп, 6 күргәзмә һәм 48 юниор компетенцияләрендә көч сынаша. 1 113 эксперт бәйгечеләрнең эшен бәяләү өчен җәлеп ителгән.

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты компетенцияләре буенча төбәкне 5 бәйгече тәкъдим итә:

1. «Туристлык» компетенциясе: Алинә Абдуллина (Казан дәүләт мәдәният институты) һәм Евгения Камратова (Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты);

 2. «Отель белән идарә итү» компетенциясе: Алисә Анисимова (Халыкара сервис көллияте) һәм Лидия Сбитякова (Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты);

3. «Отель белән идарә итү – юниорлар» компетенциясе: Валерия Козлова (Казан кооператив институты).

Милли чемпионат финалы барышында федераль һәм төбәк дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, туристлык оешмалары һәм профильле мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашында эшлекле программа үткәрү планлаштырыла. Әлеге программа кысаларында «Туристлыкны үстерү өлкәсендә үтәрлек хезмәттәшлек: бизнес, мәгариф, хакимият органнары»  темасына стратегик сессия оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International