Татарстан Республикасының туристик потенциалын Испаниядә тәкъдим иттеләр

2019 елның 29 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасының туристик потенциалын Испаниядә тәкъдим иттеләр

26 апрельдә Федерация Советы Рәисе В. И. Матвиенко патронаты астында һәм Россотрудничество федераль агентлыгы ярдәме белән ЮНЕСКО рәсми эгидасы астында узучы «Атлантикадан Тын океанга кадәр» IV трансконтиненталь фестиваль марафонының Казан этабына әзерлек кысаларында Рәсәй Федерациясенең Мадрид шәһәрендәге Илчелегендә (Испания) UNWTO (Берләшкән Милләтләр Дөньякүләм Туристик Оешмасы) вәкилләре өчен марафон һәм катнашучы төбәкләрнең туристик потенциалын тәкъдим итү узды. Чарада Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова катнашты.

Беренче (Панъевропа) фестиваль марафоны – «Уралдан Атлантикага кадәр» 2014 елның июнендә узды һәм Президент В. В. Путин тарафыннан «Мәдәният елы» дип игълан  ителгән елга багышланды. Киләсе елда марафонга дистәләгән илдән берничә дистә мең катнашучы кушылган. Чара Пермь, Рига, Прага, Вена, Братислава, Валлетта, Лиссабон, Мәскәү, Владивосток, Гамбург, Порту, Париж, Милан, Брюссель, Монс, Фатима, Никоссия, Пафос һәм Хельсинки шәһәрләрендә узды.

2019 елда «Кешелекнең тарихи-мәдәни мирасын саклау» дип аталган тематикасын сайлаган марафон Пермьдә 22 апрельдә старт алды һәм Мадрид, Ла-Корунь, Париж, Белград, София, Пловдив, Казан, Мәскәү, Токио шәһәрләрендә тәмамланачак. Казанда чара 13 майда узачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International