ЯҢАЛЫКЛАР


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 11-13 апрелендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Туристлык һәм Спорт» 24 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә узачак, анда базарның әйдәп баручы уенчылары үзләренең уникаль тәкъдимнәрен һәм туристик сезон алдыннан отышлы бәяләрен тәкъдим итәчәк.

Күргәзмәдә Рәсәй Федерациясенең 36 шәһәреннән һәм 18 төбәгеннән 100дән артык компания, шулай ук Кытай, Төркия һәм Казахстан илләреннән вәкилләр катнаша.

«Туристлык һәм Спорт» күргәзмәсендә икенче тапкыр Юныс Әхмәтҗанов исемендәге 3 нче халыкара кулинария бәйгесе узачак. Аның максаты милли кулинария сыйфатын яхшырту һәм татар аш-суы ашамлыкларын популярлаштыру.


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының бухгалтер исәбе һәм дәүләт заказы бүлегенең әйдәп баручы белгече вазифасын алмаштыруга бәйге игълан ителде.

Бәйгедә катнашу өчен документлар 2019 елның 9 апреленнән 29 апреленә кадәр Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының эш көннәрендә (9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр) кабул ителә.

Бәйгене үткәрү тәртибе турында өстәмә мәгълүмат алу өчен Дәүләт комитетының кадрлар һәм юридик эш бүлегенә (843) 222-90-29, 222-90-27  телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Булачак бәйге турында тулырак мәгълүмат Дәүләт комитетының http://tourism.tatarstan.ru/rus/obyavleniya-o-konkursah-1753997.htm рәсми сайтында урнаштырылган.

 

Классификация процедурасын үтмәүгә бәйле күмәк урнаштыру чараларының эшчәнлеген туктатып торуны булдырмау максатларында, сезгә 2018 елның 16 февраленән 16-ФЗ номерлы «Кунакханә хезмәтләре күрсәтүне һәм туристлык индустриясе объектларын классификацияләүне хокукый җайга салуны камилләштерү максатларында «Рәсәй Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» федераль канунына һәм административ хокук бозулар турында Рәсәй Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль канун нигезләмәләренең  үз көченә керү сроклары турында хәбәр итәбез (алга таба – Федераль закон).

Федераль канун нигезендә 01.07.2019 алып номер фонды буенча 50дән артык кунакханә номеры булган кунакханәләргә карата, 01.01.2020 алып номер фонды буенча 15дән артык кунакханә номеры булган кунакханәләргә карата һәм 01.01.2021 алып барлык кунакханәләргә карата кунакханәгә билгеле бер категория үзләштерү турында таныклыктан башка кунакханә хезмәтләрен күрсәтү өчен яисә рекламада, кунакханә исемендә яки кунакханәне куллануга бәйле эшчәнлектә мондый таныклыкта билгеләнгән категориягә туры килмәгән категорияне куллану өчен административ җаваплылык барлыкка килә. Бу вазыйфаи һәм юридик затларга административ штраф салу яки кисәтмә бирүгә тарта.

 


5
апрель, 2019 ел
җомга

5нче апрельдән 6нчы апрельгә кадәр Татарстан Республикасы гадәттәгечә Екатеринбург шәһәрендә «ҖӘЙ» (ЛЕТО) халыкара туристик күргәзмәсендә катнаша. «Visit Tatarstan» бердәм стендында республиканың 9 профильле оешмасы эшли: туроператорлар, кунакханәләр һәм музей-тыюлыклар.

Күргәзмә алдыннан, 4 апрель көнне Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты «Свердловск өлкәсенең туристлыкны үстерү үзәге» ДБУ һәм туристик индустрия профессионаллары өчен «Profi. Travel» медиа холдингы катнашуында Екатеринбургның туроператорлары өчен Татарстан Республикасының туристик потенциалы презентациясен үткәрде.

«Лидер-Казан» («Лидер-Казань»), «Премьера», «Спутник-Гермес», «Үткәннәргә сәяхәт» («Путешествие в прошлое») туроператорлары, «Зөя утрау-шәһәре» музей-тыюлыгы, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы һәм Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы вәкилләре үзләренең яңа тәкъдимнәре һәм маршрутлары турында сөйләделәр. Презентация тәмамлангач, кызыксынган якларның шәхси аралашуы өчен семинар узды.


4
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 4 апрельдә,Томскта Сергей Иванов, Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Томск өлкәсе туроператорлары өчен республиканың туристик потенциалын тәкъдим итте.

Сергей Иванов республиканың төп туристик үзәкләре, туристик инфраструктура, иң популяр туристик маршрутлар турында сөйләде һәм сорауларга җавап бирде. Презентация ахырында яклар кичә, 3 апрельдә, Томск өлкәсенең Мәдәният һәм туристлык департаментында имзаланган килешү кысаларында мөмкин булган хезмәттәшлек вариантлары һәм чаралар планы турында фикер алыштылар.

 

2019 елның 3 апрелендә Зөя утрау-шәһәрендә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова, Татарстан Республикасының Зеленодольск муниципаль районы Зөя авыл җирлеге башлыгы Владимир Костюнин, «Зөя утрау-шәһәре» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Казан епархиясе вәкилләре, шулай ук туристларга хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы оешмалар һәм эшмәкәрләр катнашында күчмә киңәшмә узды. Киңәшмәдә катнашучылар Зөя территориясен карап чыктылар, утрау-шәһәре туристлык инфраструктурасы территорияләренең һәм объектларының 2019 елның сезоны чорында туристларны кабул итүгә әзерлеге мәсьәләләре турында фикер алыштылар, шул исәптән туристлык объектларының тышкы кыяфәте, туклану һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты, 18:00 сәгатьтән соң туристларны кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

 

 


3
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Томск өлкәсенә эш визиты белән килде.

Эш визиты кысаларында Сергей Иванов Томск өлкәсенең Мәдәният һәм туристлык департаменты башлыгы Павел Волк белән очрашты. Очрашу ахырында Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Томск өлкәсенең Мәдәният һәм туристлык департаменты арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Рәсми визит барышында Сергей Иванов Томск өлкәсенең туристик инфраструктурасы белән танышачак.

Иртәгә, 4 апрельдә, Томск өлкәсе туроператорлары өчен Татарстан Республикасының туристик потенциалы презентациясе белән түгәрәк өстәл узачак, килешү кысаларында хезмәттәшлек перспективалары һәм чаралар планы турында фикер алышу булачак.


2
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Дәүләт комитетында Татарстан Республикасының Лаеш муниципаль районында Идел елгасы буйлап зур булмаган утрауларда һәм «Бережок» базасында урнашкан туристлык кластерларын үстерү концепциясен булдыру мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лиана Сәетова, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министры вазыйфаларын башкаручы Әмир Бәдертдинов,  Татарстан Республикасының Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров, Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оештыру эшләре һәм социаль үсеш бүлеге башлыгы Эльс Борһанов, Лаеш муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча беренче урынбасары Андрей Карсалов катнашты.

2019 елның 2-3 апрелендә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетында рәсми делегацияләргә экскурсия хезмәте күрсәтүне гамәлгә ашыручы Татарстан Республикасы экскурсоводлары өчен уку семинары уздырыла. Тирән тарихи һәм мәдәният белемнәрдән тыш, әлеге категория экскурсоводлары Татарстанның социаль-икътисади үсеше, аның төп казанышлары һәм алдынгы тәҗрибәсе турында хәбәрдар булырга тиеш. Экскурсоводларга мәгълүмат бирү һәм укыту максаты белән профильле министрлыклар һәм идарә тармагы вәкилләре чакырылган.

Семинарның беренче көнен Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Владимир Николаевич Кудряшов, Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төбәкара элемтәләр үсеше бүлеге башлыгы Никитина Наталья Ильинична, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгының мәгълүмати-аналитик бүлеге башлыгы Епифанцева Марина Геннадьевна, Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының һава һәм су транспорты идарәсенең әйдәп баручы киңәшчесе Абдрахманов Алмаз Ильдусович ачып җибәрделәр.

Икенче көнне экскурсоводларны укыту эшен Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасының Спорт министрлыгы, Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының вәкиле экскурсия хезмәте күрсәтүне гамәлгә ашырганда рәсми делегацияләр белән эшләү үзенчәлекләрен һәм хезмәттәшлек кагыйдәләрен яктыртачак.

1 апрельдә «Relita-Kazan Hotel» кунакханәсендә Сергей Иванов Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты каршында Эксперт советы утырышын үткәрде. Очрашуның төп темасы: «Татарстан Республикасында туристик агымын арттыру чаралары». 

Утырышта Туристлык буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм республиканың туристлык тармагы вәкилләре катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International