ЯҢАЛЫКЛАР


15
апрель, 2019 ел
дүшәмбе

13-16 апрель көннәрендә Татарстан Республикасының туристик истәлекле урыннары белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең 30 кешедән торган туристлар төркеме таныша. Бу БГӘ гражданнары өчен виза таләпләрен гамәлдән чыгарганнан соң, безнең республикага килүче беренче туристик төркем.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 17 февралендә Рәсәй Федерациясе Хөкүмәте һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Хөкүмәте арасында 2018 елның 6 июлендә Казан шәһәрендә имзаланган ике ил гражданнары өчен виза таләпләрен үзара юкка чыгару турында килешү үз көченә керде. Килешү нигезендә Рәсәй Федерациясе гражданнары һәм башка дәүләт территориясендә хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашырырга, укырга яки яшәргә җыенмаган гамәлдә булган барлык төр паспорт хуҗалары булган Берләшкән Гарәп Әмирлекләре гражданнары виза таләпләреннән азат ителә һәм 180 көннән торган чор эчендә 90 көнгә кадәр визасыз башка дәүләт территориясенә керү, анда булу яки аның аша транзит белән үтү хокукына ия.

20 апрельдән 10 майга кадәр Рәсәй Федерациясендә Туристлык буенча федераль агентлыгы (Ростуризм) ярдәме белән уздырыла торган IV Рәсәй ресторан фестивале узачак.
Иң яхшы рестораннар кунакларга үзләренең 3-5 популяр яки беркетелгән бәя буенча яңа ризыклардан торган дегустацион сетлар тәкъдим итәчәк, кунаклар аларны фестиваль дәвамында авыз итә алачаклар. Кайбер шәһәрләрдә рестораторлар билгеле бер урынга хас продуктларга яки үз төбәкләренең традицион рецептларына басым ясый.

Гастрономия фестивальләре туристлар һәм җирле халык арасында зур кызыксыну уята, массакүләм мәгълүмат чаралары резонансын тәэмин итә һәм җәмәгатьчелекне үзләренең оештыручыларына һәм партнерларына җәлеп итә.

13 апрельдә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетында Сергей Иванов, Рязань өлкәсе Мәдәният һәм туристлык министры Виталий Попов җитәкчелегендәге Рязань өлкәсе делегациясе белән очрашты. Очрашу кысаларында яклар берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар: Рязань өлкәсенең туристлык ресурсларын һәм турпродуктын үзара алга этәрү, Казан, Рязань, Касимов шәһәрләре белән төбәкара туристлык маршрутлары челтәрен булдыру һәм алга этәрү, Татарстан Республикасы, Рязань өлкәсе территориясендә уздырыла торган чараларда үзара файдалы катнашу, туристлыкны үстерүнең иң яхшы тәҗрибәләрен тарату.  


11
апрель, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Туристлык һәм Спорт» 24 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә ачылышында катнашты.  

Күргәзмәне ачуда шулай ук Тунис Милли Туристлык Оешмасы вәкиллеге башлыгы Нежи Гуидер, Венгриянең Казандагы Генераль консулы Адам Штифтер, Алтай краеның туристлык һәм курорт эшчәнлеген үстерү идарәсе башлыгы Евгений Душевых,  "Казан шәһәренең туристлыгын үстерү комитеты" муниципаль бюджет учреждениесе директоры Дарья Санникова һәм башкалар катнашты.

Күргәзмәдә Рәсәй Федерациясенең 36 шәһәреннән һәм 18 төбәгеннән 100дән артык компания, шулай ук Кытай, Төркия һәм Казахстан илләреннән вәкилләр катнаша.

10 апрельдә Бөек Новгородта сайлап алу ярышлары старт алды, аларның нәтиҗәләре буенча Казан шәһәрендә «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia – 2019 VII Милли чемпионаты финалының катнашучылары билгеләнәчәк.

Ярышларда Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетына беркетелгән компетенцияләр буенча бәйгенең катнашучылары – Татарстан Республикасы вәкилләре катнаша:

«Туристлык» компетенциясендә Евгения Камратова һәм Алинә Абдуллина; «Туристлык – юниорлар» компетенциясендә Сабина Исламова һәм Розалина Гәрәева; «Отель белән идарә итү» компетенциясендә Лидия Сбитякова; «Отель белән идарә итү – юниорлар» компетенциясендә Ксения Лазарева; «Экскурсион хезмәтләр оештыру» компетенциясендә Анна Михайлова; «Экскурсион хезмәтләр оештыру – юниорлар» компетенциясендә Динара Хәбибуллина.

Сайлап алу этабының эшлекле программасы кысаларында Бөек Новгородта «Һөнәри киңлектә Коллаборация: Мәдәният. Туристлык. Музейлар. Мәгариф» I төбәкара форумы узачак. Аның барышында профильле югары уку йортлары, музейлар, туристлык компанияләре һәм туристлык өлкәсе оешмалары вәкилләре WorldSkills Russia компетенциясен үстерү мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алышачак.

Бүген Дәүләт комитетында Сергей Иванов Алтай краеның туристлык һәм курорт эшчәнлеген үстерү идарәсе башлыгы Евгений Душевых белән очрашты. Очрашуда шулай ук UVT aero авиакомпаниясенең даими авиаташулар секторы җитәкчесе Наталья Коновалова  катнашты.

Рейсларны субсидияләү, расписание, Барнаул-Казан һәм Казан-Барнаул рейсларының тыгызлыгы, Алтай крае белән туристлык өлкәсендә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы һәм Алтай крае арасында Казан-Барнаул-Казан туры авиаочыш ачылды. Рейслар атнага ике тапкыр (пәнҗешәмбе, якшәмбе) UVT-aero авиакомпаниясе тарафыннан башкарыла. Бер якка билет бәясе 5 730 сум.


10
апрель, 2019 ел
чәршәмбе

2019 елның 10 апрелендә Дәүләт комитетында Сергей Иванов Тунис Милли Туристлык Оешмасы вәкиллеге башлыгы Нежи Гуидер һәм оешманың PR-менеджеры Әмир Сегайер белән очрашты.

Очрашу барышында яклар Тунис Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында туристлык агымын үзара арттыру һәм туристлык өлкәсендә якларның алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар.

Татарстанда урнашкан Казан, Бигеш һәм Туниста урнашкан Монастир, Джерба һәм Энфида аэропортлары арасында туры авирейслар булуы аркасында ел саен 30 меңнән артык Татарстан туристы Туниста була.

2019 елның 11-13 апрелендә «Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Туристлык һәм Спорт» 24 нче халыкара махсуслаштырылган күргәзмә узачак, анда базарның әйдәп баручы уенчылары үзләренең уникаль тәкъдимнәрен һәм туристик сезон алдыннан отышлы бәяләрен тәкъдим итәчәк.

Күргәзмәдә Рәсәй Федерациясенең 36 шәһәреннән һәм 18 төбәгеннән 100дән артык компания, шулай ук Кытай, Төркия һәм Казахстан илләреннән вәкилләр катнаша.

«Туристлык һәм Спорт» күргәзмәсендә икенче тапкыр Юныс Әхмәтҗанов исемендәге 3 нче халыкара кулинария бәйгесе узачак. Аның максаты милли кулинария сыйфатын яхшырту һәм татар аш-суы ашамлыкларын популярлаштыру.


9
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының бухгалтер исәбе һәм дәүләт заказы бүлегенең әйдәп баручы белгече вазифасын алмаштыруга бәйге игълан ителде.

Бәйгедә катнашу өчен документлар 2019 елның 9 апреленнән 29 апреленә кадәр Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитетының эш көннәрендә (9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр) кабул ителә.

Бәйгене үткәрү тәртибе турында өстәмә мәгълүмат алу өчен Дәүләт комитетының кадрлар һәм юридик эш бүлегенә (843) 222-90-29, 222-90-27  телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Булачак бәйге турында тулырак мәгълүмат Дәүләт комитетының http://tourism.tatarstan.ru/rus/obyavleniya-o-konkursah-1753997.htm рәсми сайтында урнаштырылган.

 

Классификация процедурасын үтмәүгә бәйле күмәк урнаштыру чараларының эшчәнлеген туктатып торуны булдырмау максатларында, сезгә 2018 елның 16 февраленән 16-ФЗ номерлы «Кунакханә хезмәтләре күрсәтүне һәм туристлык индустриясе объектларын классификацияләүне хокукый җайга салуны камилләштерү максатларында «Рәсәй Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында» федераль канунына һәм административ хокук бозулар турында Рәсәй Федерациясе Кодексына үзгәрешләр кертү турында» федераль канун нигезләмәләренең  үз көченә керү сроклары турында хәбәр итәбез (алга таба – Федераль закон).

Федераль канун нигезендә 01.07.2019 алып номер фонды буенча 50дән артык кунакханә номеры булган кунакханәләргә карата, 01.01.2020 алып номер фонды буенча 15дән артык кунакханә номеры булган кунакханәләргә карата һәм 01.01.2021 алып барлык кунакханәләргә карата кунакханәгә билгеле бер категория үзләштерү турында таныклыктан башка кунакханә хезмәтләрен күрсәтү өчен яисә рекламада, кунакханә исемендә яки кунакханәне куллануга бәйле эшчәнлектә мондый таныклыкта билгеләнгән категориягә туры килмәгән категорияне куллану өчен административ җаваплылык барлыкка килә. Бу вазыйфаи һәм юридик затларга административ штраф салу яки кисәтмә бирүгә тарта.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International