Даламан шәһәренең (Төркия Республикасы) халыкара аэропортындаТатарстан Республикасы фотокүргәзмәләре ачылды

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

 

24 майда Даламан шәһәренең (Төркия Республикасы) халыкара аэропортында Татарстан Республикасы фотокүргәзмәсе рәсми рәвештә ачылды. Ул туристларның Түбән Кама шәһәреннән туры чартер рейсы белән беренче килүенә багышланган.

Даламан аэропорты Төркиядә зурлыгы буенча өченче терминал булып тора. Аэропорттан 120дән артык юнәлештә очу гамәлгә ашырыла — эчке юнәлешләр буенча – Төркия шәһәрләренә, һәм шулай ук  халыкара юнәлешләр буенча – Европа, Төньяк Африка һәм Якын Көнчыгыш илләренә. Даламан аэропорты яңа терминал төзелгәннән соң югары потенциалга ия булды — бүгенге көндә ул 35 рейсны бер үк вакытта эшкәртергә мөмкинлек бирә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Бигеш» аэропорты һәм Казан халыкара аэропорты биналарында шундый ук фотокүргәзмә эшли инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International