Сергей Иванов «Туристлыкның төбәк үсеше өлкәсендә һәркем өчен мөмкин булган хезмәттәшлек: бизнес, мәгариф, хакимият органнары» стратегик сессиясе узды.

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, Kazan Expoда «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Рәсәй) VII милли чемпионаты финалының эшлекле программасы кысаларында  « Туристлыкның төбәк үсеше өлкәсендә һәркем өчен мөмкин булган хезмәттәшлек:  бизнес, мәгариф, хакимият органнары» стратегик сессиясе узды.

Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов  «Туристлыкның төбәк үсешенең төрле дәрәҗәдәге «Ворлдскиллс» стандартлары буенча һөнәри осталык чемпионатларын әзерләү һәм оештыру өлкәсендә Татарстан Республикасы тәҗрибәсе» доклады белән чыгыш ясады.

Стратегик сессияне Туристлык буенча Федераль агентлык (Ростуризм), «Яшь профессионаллар» (Ворлдскиллс Рәсәй) һөнәри бергәлекләрне һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» берлеге, Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты, В.Г. Тимерясов исемендәге Казан инновацион университеты  оештырды.

Экспертлар туристлык өчен кадрлар әзерләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар: көнүзәк мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары, WorldSkills Russia «Туристлык» компетенциясен үстерү перспективалары, туристлык өлкәсендә хакимият, бизнес һәм мәгариф хезмәттәшлеге, төбәкнең туристик потенциалын саклау һәм үстерү, шулай ук туристлык эшчәнлегендә инновацияләр.

Стратегик сессия нәтиҗәләре буенча чара темасы буенча төп нәтиҗәләрне эченә алган резолюция төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International