Казанда HoReCa club белем бирү форумы ачылды

2019 елның 19 июне, чәршәмбе

19 июньдә Казанда Гранд отель Казань отелендә (Петербург урамы, 1 йорт) кунакханә һәм ресторан тармагы хезмәткәрләре өчен HoReCa club белем бирү форумы ачылды. Форум WORLDSKILLS KAZAN 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатына әзерлек кысаларында оештырылган.

HoReCa Club форумының төп максаты - кунакханә һәм отельләр индустриясенең төп персоналын чит ил кунакларын кабул итүгә, күп кенә кунаклар агымында эшләүгә, стресслы хәлләргә әзерләү.

Оештыручылар - Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы кунакханәләре ассоциациясе Кунакчыллык профессионалларының беренче клубы белән берлектә Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Казан шәһәре мэриясе ярдәмендә.

HoReCa Club форумының төп максаты - кунакханә һәм отельләр индустриясенең төп персоналын чит ил кунакларын кабул итүгә, күп кенә кунаклар агымында эшләүгә, стресслы хәлләргә әзерләү.

Ачылу тантанасында WORLDSKILLS KAZAN 2019 һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын оештыручылар һәм беренче затлар катнашачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International