15 июньдә «Кунакчыл Казан» проектына старт бирелде. Проект Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан «Татарстан Республикасының туристлык волонтерлары ассамблеясы» АКБО белән берлектә тормышка ашырыла.
Проект кысаларында волонтерлар шәһәрнең тарихи үзәгендә эшлиләр һәм Рәсәй һәм чит ил туристларына шәһәр һәм аның истәлекле урыннары турында тулы мәгълүмат бирәләр. Чатырда шәһәрнең теләсә кайсы кунагы Казанның бушлай картасын, Татарстан Республикасының төп истәлекле урыннары турында буклет һәм башка кирәкле мәгълүматны алырга мөмкин.
Шулай ук проект кысаларында волонтерлар Казанга килгән туристлар арасында анкета үткәрә, аның асылы туристның портретын билгеләүдән гыйбарәт.
Мәгълүмат чатырлары Казанның тарихи үзәгендә Петербург урамында («Татарстан» кунакханәсе), Бауман һәм К. Нәҗми урамнары киселешендә, 1 Май мәйданында, Г. Камал исемендәге театр мәйданында, «Казан-1» тимер юл вокзалында (вокзал яны мәйданы) урнаштырылган.