Кырым Республикасы студентлары Дәүләт комитетында булдылар

2019 елның 14 июне, җомга

Бүген Дәүләт комитетында Кырым Республикасының В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетында Кырым икътисады өчен идарә кадрларын әзерләү буенча Татарстан Республикасы һәм Кырым Республикасы уртак проектының өченче этабын гамәлгә ашыру кысаларында үткән Кырым Республикасыннан студентлар-магистрлар белән очрашу узды.

Очрашуда Татарстан Республикасының туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова һәм профильле бүлек башлыклары катнашты. Очрашу барышында туристлык өлкәсендә үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар, Татарстан Республикасының туристлык потенциалы, Дәүләт комитеты эше, аның структурасы белән таныштылар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International