Яраткан кешеңне Казан Кремлендәге музейларга чакырып, елның иң романтик бәйрәмнәренең берсен билгеләп үтү мөмкинлеге бар.
Изге Вәли көне уңаеннан кайбер музейлар гашыйклар өчен программалар әзерләгән. Музейларга бәйрәмдә генә түгел, булачак ял көннәрендә дә килергә була.
13 нче февральдә, 17:00 сәгатьтә Татарстан дәүләтчелеге тарихы музееның күргәзмәләр залында Казан Гаилә үзәге белән берлектә оештырылган "Ата-аналар белән танышу" лекция-очрашуы булачак.
Керү - ирекле.
11-12 нче февраль көннәрендә Алабугада Татарстан Республикасы туроператорлары өчен реклама туры узды.
Ике көн эчендә туроператорлар күргәзмә залында булдылар, анда Германиядән "Сугыш әсирләре" дигән күргәзмә белән, Хәзерге этносәнгать музее белән таныштылар. Н.А. Дурованың музей-утарында әкият персонажлары белән "Морозко" интерактив программасы, конкурслар, уеннар һәм әйлән-бәйлән биюләре белән таныштылар, коймак белән сыйландылар, шулай ук Мальцево авылында "Диводворье" интерактив программасында да катнаштылар, әлеге программа территория буйлап экскурсия уздыруны, төрле кошларны (30 төрдән артык), "Русич" корабын, атлар, этләр катнашындагы шоулар карауны, чана шууны, коймак, кайнатма һәм бал белән самоварда кайнатылган үләнле чәй эчүне күздә тота.
Ростуризмның "Киләсе яллар" проекты кысаларында Мәскәүдә Татарстанның туризм ягыннан җәлеп итүчәнлеге турында 25 билборд урнаштырылган.
Бу елның 1-29 февраль көннәрендә билбордлардагы мәгълүматлар мәскәүлеләргә Мәскәүдән Казанга очу вакыты һәм шәһәрнең туризм ягыннан җәлеп итүчәнлеге турында сөйләячәк. Татарстанга Казан Кремленең Кол Шәриф мәчете, ГХАТ касәсе төшерелгән матур фотолар һәм, әлбәттә инде, өчпочмаклар белән җәлеп итәчәкләр.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов билгеләп узганча: "Ял көннәрен Татарстанда уздыру – хәлне үзгәртү һәм тулы канлы ял итү өчен менә дигән мөмкинлек. Казанга Мәскәүдә яшәүчеләр өчен транспорт белән килә алу мөмкинлеген исәпкә алып, әлеге реклама кампаниясе ярдәмендә безнең республикага туристлар агымы артыр дип өметләнәбез".
Исегезгә төшерәбез, декабрь аенда Visit Tatarstan банерлары Аэроэкспресс поездларында урнаштырылган иде. Шулай ук Санкт-Петербург халкы Visit Tatarstan реклама роликларын кинотеатрларда да күрә алды.
12 нче февральдә, 10.00 сәгатьтә "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында (Н.Ершов урамы, 1А йорт), Пушкин залында Венгриянең туристлык буенча милли идарәсе Татарстан Республикасының туризм базарында катнашучылар өчен воркшоп уздыра
Программа:
9:30-10:00 Килүчеләрне теркәү
10:00-11:00 Воркшопта катнашучыларны тәкъдим итү
Күмәк урнаштыру чаралары җитәкчеләре игътибарына! Коронавирус вәзгыятенә бәйле рәвештә исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе территориясендә законлы торган очракта, Кытай Халык Республикасы гражданнарын һәм Россия Федерациясе территориясендә булган башка ил гражданнарын урнаштырудан баш тарту була алмый.
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы идарәсенең 2020 елның 4 февралендәге 20 номерлы карары нигезендә Сезгә мәгълүмат җиткерәбез: эпидемиологик мониторинг (2020 елның 27 гыйнварыннан 2 февраленә кадәр) нәтиҗәләре нигезендә быелның бишенче атнасына Казан шәһәрендәге җыелма халык арасында грипп һәм ОРВИ белән авырып китүчеләр күрсәткече 35,4%ка арткан, шул исәптән 7-14 яшьтәгеләр арасында – 23,5%, олылар (15 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр) арасында – 25,1%.
Югарыда бәян ителгәннәргә бәйле рәвештә, йогышлы авырулар таралуны кисәтүгә бәйле чаралар үткәрүегез, шул исәптән температура режимын үтәү, агымдагы дезинфекцияне контрольдә тотуны көчәйтү, һава тирәлеген зарарсызландыруны тәэмин итү, шулай ук хезмәткәрләр тарафыннан махсус битлекләр киюне күздә тотуыгыз сорала.
Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Татарстан Республикасы туроператорлары һәм Төмән өлкәсе туристлык индустриясе һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл үткәрде.
Татарстан һәм Төмән өлкәсенең туристлык потенциалы презентацияләнде, шулай ук яклар үзара хезмәттәшлек итүнең актуаль мәсьәләләре турында да фикер алышты: үзара туристлык агымын арттыру, төбәкләрдә яшәүчеләр арасында туризмга кызыксындыру арттыру турында сүз барды.
Очрашу Татарстан Республикасына реклама туры кысаларында узды, ул 6-9 февраль көннәрендә уза. Бу вакыт эчендә Төмән өлкәсе туриндустриясе вәкилләре республиканың төп туристлык үзәкләре белән таныша алачак, Казан, Свияжск (Зөя) утрау-шәһәрчегендә, Бөек Болгарда булачак.
Казан-Свияжск (Зөя) юнәлешендә 6301 номерлы шәһәр яны поезды йөри башлау сәбәпле, 4 нче февральдән башлап Свияжск (Зөя) тимер юл станциясе – Свияжск (Зөя) утрау-шәһәрчеге маршруты буенча өстәмә автобус рейсы билгеләнә. Автобус станциядән 8.50 сәгатьтә кузгалып китә, утрауга 9.10 сәгатьтә килеп җитә.
Шулай ук кайту юнәлешендә дә өстәмә рейс билгеләнә. Утраудан 9.20 сәгатьтә кузгалып китә, станциягә 9.40 сәгатьтә килеп җитә.
Пассажирларга уңайлы булсын өчен, калган рейсларның да йөрү тәртибенә төзәтмәләр кертелгән. Шул рәвешле, 4 нче февральдән башлап 8.50, 12.05, 14.05, 15.40, 16.40 сәгатьләрдә Свияжск (Зөя) станциясеннән утрауга кадәр автобус китәчәк. Кайту юнәлешендә – 9.20, 13.30, 15.10, 16.10, 17.10 сәгатьләрдә.
Белешмә өчен:
Исегезгә төшерәбез, Свияжск (Зөя) утрау-шәһәрчегенә бара торган мультимодаль туристлык маршруты (электричка + автобус) "Содружество" шәһәр яны пассажир компаниясе тарафыннан 2019 елның 1 нче августында эшләтеп җибәрелде. Шушы вакыт эчендә 7 меңгә якын пассажирга хезмәт күрсәтелгән. Автобус көн саен йөри. Әлеге тәртип шәһәр яны поездлары расписаниесе белән килештерелгән. Пассажирларның шәһәр яны тимер юл кассаларында бердәм билет алу мөмкинлеге бар. Автобуста йөрүдән тыш, ул Свияжск (Зөя) утрау-шәһәрчегенең алты музеена бару хокукын бирә.
Кичә Тегеран шәһәрендә (Иран Ислам Республикасы) Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Иран Ислам Республикасының мәдәни мирас, туризм һәм һөнәрчелек министры урынбасары Вәли Теймури белән очрашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы белән Иран арасындагы хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре, Тегеран-Казан-Тегеран туры авиарейсындагы йөкләнешне арттыру чаралары турында фикер алыштылар, Татарстанның туристлык потенциалы тәкъдир ителде. Очрашуда шулай ук Иран вәкилләренең TATARSTAN HOSPITALITY EXPO. Horeca by Kazan күргәзмәсендә катнашу мөмкинлеге турында да сүз булды, әлеге чара Казанда 2020 елның 20-22 апрель көннәрендә узачак.
Исегезгә төшерик, 31 гыйнвардан башлап 5 февральгә кадәр Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Иранда эш визиты белән сәфәр кыла.
31 нче гыйнвардан 5 нче февральгә кадәр Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов эш визиты белән Иранда.
Шираз һәм Тебриз шәһәрләрендә җирле туроператорлар өчен Татарстан Республикасының туристлык мөмкинлекләрен тәкъдир итү оештырылды. Иртәгә Татарстан Республикасы делегациясе Тегеран шәһәренә барачак, анда шулай ук алдынгы туроператорлар белән очрашулар планлаштырылган.
Исегезгә төшерәбез, Иран Татарстан Республикасына туристларны җәлеп итү өчен өстенлекле базарларның берсе булып тора. 2018 нче елның сентябрендә Иранның "ATAAirlines" авиакомпаниясе Тегеран белән Казан арасында турыдан-туры һава юлларын ачты. Иранга бару өчен Россия халкына виза алу кирәк. Казанда Иран Ислам Республикасының Генераль Консуллыгы эшли. Виза алу өчен www.e_visa.mfa.gov.ir/en/ сайтында анкета тутырыла (белешмәләр 3-5 көн дәвамында эшкәртелә), шуннан соң паспорт белән консуллыкка килергә, виза җыемнарын түләргә һәм виза алырга кирәк.