Visit Tatarstan атна дәвамында Instagramда республиканың танылган кешеләре белән онлайн-очрашулар уздырачак. Экспертлар туры эфирда татар музыкасы, татар киносы, архитектура һәм сәнгать мирасы, заманча Музейлар, милли кием-салым һәм архитектура турында сөйләшәчәк, шулай ук тамашачылар сорауларына җавап бирәчәк. Һәр көн туры эфир 12.00 сәгатьтә башлана.