ЯҢАЛЫКЛАР


4
март, 2020 ел
чәршәмбе

20-22 апрель көннәрендә Казанда бишенче Tatarstan Hospitality Expo. Horeca by Kazan юбилей күргәзмәсе узачак.

Ел саен күргәзмәнең төп үзенчәлекләреннән берсе – ресторан, кунакханә бизнесының иң якты һәм кызыклы спикерларыннан, шеф-поварлардан, бөтен Россиядән һәм чит илләрдән барменеджерлардан торган куәтле эшлекле программа. Төрле елларда мәйданчыкта Вадим Прасов, Бек Нарзи, Дмитрий Левицкий, Гоша Карпенко, Александр Сысоев, Игорь Зернов, Александр Кислов, Оксана Градова, Яков Адамов, Геннадий Шаталов һәм башкалар чыгыш ясады.


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

Быел Май чабу бәйрәме вакытында Зөя (Свияжск) шәһәренә 15 меңнән артык кеше килгән, гадәттә бу бәйрәм көннәрендә утрауга 6-10 мең кеше килә иде, дип хәбәр итте «Зөя (Свияжск) утрау-каласы» музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин.

Кышны озатканда теләге булган һәркем баһадирлар һәм рыцарьлар бәрелешендә, яшьләр өчен мавыктыргыч «Стенага стена» уеннарында катнашып, «Маңкалы базар»да үзләрен туйдырган әйберләр белән алмашына, май чабу костюмы белән мактанып, приз алу мөмкинлегенә ия булган. Балалар да, өлкәннәр дә ТР Пешекчеләре гильдиясеннән кулинар мастер-классларда, шулай ук яулыкны традицион бәйләү һәм курыстан майлы бөти әзерләү буенча чараларда актив катнашкан. Нәниләр өчен оештыручылар «Масленица килде – язны чакырды» дигән аерым интерактив-белем бирү программасын әзерләгән.

Бәйрәм уңаеннан ике вакытлыча күргәзмә: рус темпераментын һәм серле рус җаны диалектикасын ача торган «Российское застолье» һәм рәссам Дмитрий Архангельский күргәзмәләре ачылган. Бәйрәм азагында, традиция буенча, Масленица карачкысын яндырганнар, ә аңа кадәр кунаклар өчен «Дженази» төркеменнән театральләштерелгән утлы тамаша тәкъдим ителгән.

 


28
февраль, 2020 ел
җомга

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Ростуризмга Италия Республикасында, Корея Республикасында һәм Иран Ислам Республикасында коронавирус инфекциясе (COVID-19) йоктыруның яңа очраклары ешаюга бәйле рәвештә, әлеге илләрдә туристларның имин тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч барлыкка килүе турында хәбәр итә.

Шуңа бәйле рәвештә, Туризм буенча федераль агентлык түбәндәгеләрне киңәш итә: 

1. Италия Республикасында, Корея Республикасында һәм Иран Ислам Республикасында булган Россия туристларына:

- коронавирус белән зарарлануның яңа очракларына юл куймас өчен, саклык чараларын үтәү буенча Роспотребнадзор киңшләрен үтәргә;

- шәхси куркынычсызлыкны тәэмин итүгә юнәлдерелгән барлык кирәкле чараларны күрергә;

- очыш аэропортына (китү урынына) кадәр тур операторы тарафыннан оештырылган очраклардан тыш, кунакханә комплекслары һәм вакытлыча тора торган (урнашкан) башка урыннар территорияләреннән китмәскә.

2. Россия туроператорларына, турагентларына:

- әлеге илләрдә эпидемиягә бәйле хәл нормальләштерелгәнчегә кадәр, Италия Республикасына, Корея Республикасына һәм Иран Ислам Республикасына туристлык продуктларын, шулай ук аерым туризм хезмәтләре күрсәтүне оештыруны һәм сатуны вакытлыча туктатып торырга;

- Италия Республикасына, Корея Республикасына һәм Иран Ислам Республикасына туристлык продуктларын сату турында килешүләр төзегән һәм/яки төзергә планлаштырган Россия туристларына әлеге илләрдә хәзерге эпидемиологик хәл турында, "Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында" 1996 елның 24 ноябрендәге 132-ФЗ номерлы федераль законның (алга таба – 132-ФЗ номерлы закон) 14 статьясы нигезендә килешүне үзгәртү (сәфәр кылу юнәлешен (ял урынын) алмаштыру, вакытын кичектерү һ.б.) яки килешүне өзү тәртибе турында мәҗбүри тәртиптә мәгълүмат җиткерергә.

3. Россия Федерациясе субъектларының туризм өлкәсендәге дәүләт хакимияте органнарына:

- оператив тәртиптә әлеге мәгълүматны туристларга, туроператорларга һәм турагентларга җиткерергә.

Ростуризм тур операторлары һәм турагентлар өчен искәртеп уза: барлыкка килгән хәлләрдә Россия туристлары килешүне төзегәндә булган шартларның шактый үзгәрүенә (сәяхәт шартларының начарлануына һ.б.) бәйле рәвештә туристлык проекты сатып алу турындагы килешүне өзү яки андагы шартларны үзгәртү турында берсүзсез таләп итәргә хокуклы (132-ФЗ номерлы законның 10, 14 статьялары, Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 451 статьясы).

Мондый килешүне сәяхәт башланганчыга кадәр өзгән очракта, туристка һәм (яки) башка заказчыга туристлык продектының гомуми бәясенә тигез акча суммасы кире кайтарып бирелә, ә килешүне сәяхәт итә башлагач өзгән вакытта – килешүнең туристка хезмәтләр күрсәтелмәгән өлешенә бәрабәр бәясе күләмендә (132-ФЗ номерлы законның 14 статьясы).

Италия Республикасына, Корея Республикасына һәм Иран Ислам Республикасына аерым туристлык хезмәтләрен (бер урыннан икенче урынга алып бару, урнаштыру, экскурсияләр һ.б.) сатып алган гражданнар (мөстәкыйль туристлар) Россия Федерациясе Гражданлык законнары һәм кулланучыларның хокукларын яклау турындагы Россия Федерациясе законнары нигезендә, акчаларын кире кайтару өчен, мондый хезмәтләрне сатып алу урыны буенча мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Ростуризм килеп туган хәлне күзәтүен дәвам итә, Роспотребнадзор белән даими элемтәдә тора һәм, әлеге ведомстводан өстәмә мәгълүмат алынган очракта, аны туроператорларга, турагентларга һәм туристларга оператив рәвештә җиткерәчәк.

Туристлар өчен "Кайнар линия"нең эш режимы:
8-499-678-12-03    9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр
8-915-117-04-51    10 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр

 

27 нче февральдән 1 нче мартка кадәр Будапешттагы (Венгрия) 43 нче Халыкара Travel 2020 күргәзмәсендә Татарстан Республикасының туристлык потенциалы тәкъдим ителә.

Бу – Венгриянең әйдәп баручы туристлык күргәзмәсе. Ел саен бер мәйданчыкта дөньяның төрле илләреннән туристлык тармагының барлык өлкәләрен берләштерүче 300дән артык кунак җыела.

Күргәзмә кысаларында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының туристлык продуктын алга этәрү бүлеге башлыгы Динара Хисмәтуллина Венгрия туриндустриясе вәкилләре алдында Татарстан Республикасының туризм буенча җәлеп итүчәнлеген күрсәткән.

Исегезгә төшерәбез, 2019 нчы елда Казан белән Будапешт (Венгрия) арасында даими авиарейслар ачылды. Оператор булып Венгриянең Wizz Air авиакомпаниясе катнаша. Очышлар атнага ике тапкыр — чәршәмбе һәм якшәмбе көннәрендә башкарыла. Юлга якынча 2,5 сәгать вакыт китә.

 

2020 нче елның 28 нче февралендә Татарстан Республикасында сәнәгый һәм эчке туризмны популярлаштыру максатында Татарстан Республикасы балаларының Яр Чаллы шәһәренә беренче күчмә экскурсиясе узды. Чара ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган, шулай ук мәктәп укучыларында һәм яшьләрдә эшче һөнәрләргә кызыксыну уяту һәм һөнәри юнәлеш бирү эшен үстерүгә дә юнәлдерелгән. Проект "Татарстан Республикасы Туризмны үстерү үзәге" автоном коммерциясез оешмасы (Visit Tatarstan идарә компаниясе) тарафыннан Россия Федерациясенең Президент грантлары фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.

Экскурсияләрдә катнашучылар – Казан шәһәрендәге 12 гимназия һәм мәктәпләрнең, шулай ук Питрәч муниципаль районының Богородский урта мәктәбенең 7-9 нчы сыйныф укучылары "КАМАЗ", шулай ук "КАМАЗ-мастер" автомобильләрен җитештерү эше белән танышачак.

Экскурсия программасында катнашучыларның барысы да мәктәп тормышында актив катнаша һәм эшкуарлык, сәнәгать һәм фән белән кызыксына. Шулай ук барлык балалар да актив рәвештә сыйныфтан тыш эшчәнлек алып бара һәм "Яшьләр казанышлары" Казан үзәге иҗтимагый оешмасы һәм "Казан балалары" балалар иҗтимагый оешмасы составында тора.

 


25
февраль, 2020 ел
сишәмбе

 

Бүген Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында "Татарстан Республикасы – Бохара өлкәсе" эш форумы узды, анда Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Үзбәкстан делегациясенә Татарстан Республикасының туристлык потенциалын тәкъдир итте.

Шулай ук Бохара өлкәсе хәкиме урынбасары Ботиржон Шахриёров та Бохара өлкәсенең икътисадый һәм туристлык потенциалы презентациясе белән чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бохара өлкәсе (Үзбәкстан) хәкиме Уктам Барноев белән очрашкан иде. Очрашу барышында Казан белән Бохара арасында турыдан-туры авиарейс оештырырга тәкъдим ителде, бу эшлекле активлыкка һәм үзара туристлар агымын арттыруга ярдәм итәчәк.


22
февраль, 2020 ел
шимбә

Мәскәүдә рестораннар буенча WHERETOEAT RUSSIA гомуми илкүләм премиясенә йомгак ясалган. Татарстан башкаласыннан берьюлы алты оешма Россиядәге иң яхшы 50 ресторан исемлегенә кергән.

Премияне оештыручылар тарафыннан Россиянең төрле төбәкләреннән 500 эксперт тавыш бирү өчен җәлеп ителгән. Лонг-листка барлыгы 861 оешма эләккән.

Казанда "Холостяк приюты" иң яхшысы булып чыккан, ул 16 нчы урынны били. 35 нче урында – Казанның "Пир" рестораны, 38 нчедә — "Сетка" бары, 43 нчедә – Cheeseria, "Утка в котельке" — 44 нче урында, "Марусовка" — 47 нче урында.


20
февраль, 2020 ел
пәнҗешәмбе

19 нчы февральдә "ТИСБИ" идарә университетының конференцияләр залында Дөньякүләм экскурсовод көне һәм "ТР Экскурсоводлар гильдиясе" ассоциациясе оешуга 10 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы экскурсоводларына ведомство бүләкләре тапшырылды. Бүләкләү Гильдия җыелышы кысаларында узды.

Сергей Иванов һөнәрнең мөһимлеген билгеләп үтте: "Экскурсовод – ул туризм индустриясендәге иң мөһим һөнәрләрнең берсе. Туристка мәгълүматны нәкъ менә ул җиткерә, еш кына, мең дә бер рәхәтлек төбәге булган Татарстанның чын амбассадоры буларак, туристны республикада булган сәфәренең башыннан ахырына кадәр озата йөри”.


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

22-23 нче февраль көннәрендә "Казан Кремле" музей-тыюлыгында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чаралар узачак.

Музейга килгән кешеләр Туплар музеендагы "Кораллар саклыкханәсе" дигән күргәзмәдә чын бәйрәм рухын тоя алачак. Бу көнне музей кунаклары арбалеттан атарга, урта гасыр сугышчысы яки Бөек Ватан сугышы чорындагы солдат киемен киеп карый алачак.

Уен яратучылар Татарстанның Табигать тарихы музее буйлап сәяхәтче белән квест үтә алачак.


14
февраль, 2020 ел
җомга

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең "Эчке һәм читтән килүчеләр туризмын үстерүгә юнәлдерелгән иҗтимагый һәм эшкуарлык инициативаларына грант ярдәме күрсәтү өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында" 2019 елның 7 декабрендәге 1619 номерлы карары нигезендә 2020 нче елда Туризм буенча федераль агентлык федераль бюджеттан субсидияләр бирү буенча конкурс үткәрә.

Конкурс Россия Федерациясенең "Икътисадый үсеш һәм инновацияле икътисад" дәүләт программасының "Туризм" ярдәмче программасы кысаларында туризм хезмәтләре күрсәтүне, кунып китүчләр санын, туризм өлкәсендә эшләүчеләр исәбен арттыруга, сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен файдалана алырлык туристлык мохитен оештыруга һәм үстерүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру максатларында уздырыла.

Катнашу өчен гариза тапшырган оешмалар һәм шәхси эшкуарлар конкурска кертеләчәк.

Конкурста катнашу кагыйдәләре, шулай ук кирәкле башка мәгълүмат белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://economy.gov.ru/material/file/a71ad086437e5fe9047d0e947ed3096d/07122019_1619.pdf.

Сезне конкурста катнашырга һәм конкурска дигән документлар җыелмасын алдан ук әзерли башларга чакырабыз.

Конкурсны үткәрү вакыты турында өстәмә хәбәр ителәчәк.

Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетыннан элемтә өчен җаваплы зат – туристлык индустриясен үстерү бүлеге башлыгы Софьина Анастасия Валерьевна (тел.  (843) 222-90-40, e-mail: Anastasia.Sofina@tatar.ru).


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International