Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты «кайнар линия»се буенча алынган, Татарстан Республикасына килүгә кагылышлы күпсанлы мөрәҗәгатьләр буенча түбәндәгеләрне хәбәр итәбез:
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә ял, күңел ачу, тамаша, мәдәни, физкультура, спорт һәм гражданнар катнашында башка чараларны үткәрү тыелган, җәмәгать туклану хезмәтләрен күрсәтү объектларының эше туктатылган. Мондый объектларга килмичә, ризыкны алып чыгып бирү буларак хезмәт күрсәтү очраклары гына рөхсәт ителә. Музейларны, музей-тыюлыкларны да кертеп, мондый күрсәтү объектлары ябык.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы кунакханәләре, Роспотребнадзор таләпләрен үтәгән очракта, санитар-эпидемиологик нормаларны саклап, планлы режимда эшләү мөмкинлегенә ия, туклану номерларда оештырылган.
30 нчы марттан башлап Татарстан Республикасында гомуми үзизоляция режимы кертелде.
Гражданнар җәмәгать урыннарында һәм транспортта 1,5 метрдан да ким булмаган аралыкны сакларга тиеш.
Шулай ук республикада үз-үзеңне изоляцияләү чорында халыкка йөрү хокукын бирә торган махсус рөхсәт алу тәртибе дә гамәлдә.
Судка бару, балаларны белем бирү оешмасына илтү, медицина яки ветеринария оешмасына бару, җирләү эшендә катнашу, паспорт алу яки паспортны торгызу өчен рөхсәт алынырга мөмкин. Моннан тыш, рөхсәтләрне дачага бару яки аннан кайту, почта һәм кредит оешмаларына бару өчен дә рәсмиләштерергә мөмкин.
Рөхсәтне шулай ук авыру туганнарга дарулар, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәкле әйберләр илтү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен дә алырга мөмкин. Республика территориясе буенча башка максатларда хәрәкәт итү рөхсәт ителми.
Татарстан Республикасында санитар-эпидемиологик хәл яхшырганнан соң Сезне күрүебезгә бик шат булырбыз.