РФ Хөкүмәтенең «Туристларга һәм (яки) башка заказчыларга туристлык продукты өчен алар тарафыннан түләнгән акча суммаларын туроператорның шәхси җаваплылыгы фонды акчаларыннан кире кайтару кагыйдәләрен раслау турында» 2020 елның 8 нче апрелендәге 461 номерлы карары нигезендә Россия Хөкүмәте туристларга гамәлдән чыгарылган туристлык продукты өчен алар тарафыннан түләнгән акча суммаларын туроператорның шәхси җаваплылыгы фонды акчаларыннан кире кайтару тәртибен һәм шартларын раслаган. Мондый илләр исемлеге, чикләүләр гамәлдә булу датасын күрсәтеп, Ростуризм сайтында урнаштырылырга тиеш. Кагыйдәләр нигезендә, туроператор ике атна эчендә «Турпомощь» ассоциациясенә туристларга үз фондларыннан акчаларны кире кайтару турында хәбәр җибәрә. Аннары алты ай дәвамында ул үз сайтында тиешле мәгълүмат урнаштырып, туристларның акчаларын кире кайтару турындагы таләпләре реестрын формалаштырырга тиеш.
Бу вакыт эчендә турист яки аның вәкиле туроператорга акчаны кире кайтару турында таләп белдерә ала, аның формасы «Турпомощь» тарафыннан расланачак. Таләп уңай хәл ителгән очракта, «Турпомощь» ассоциациясе туроператордан документлар алынган көннән башлап 60 эш көне дәвамында турист таләпләрендә күрсәтелгән счетларга акча күчерергә, туроператорга һәм Ростуризмга бу хакта хәбәр итәргә, йә түләүдән баш тартырга, шулай ук туроператорга бу хакта хәбәр итәргә тиеш. Акчаны кире кайтарудан баш тарту өчен кирәкле документларның булмавы яки аларның җитешеп бетмәве, аларда тулы булмаган яки дөрес булмаган белешмәләр күрсәтелүе, әлеге белешмәләрнең кире кайтару шартларына туры килмәве нигез булып тора. Баш тарту очрагында, туроператор берләшмәгә кирәкле документларны кабат тапшыра ала.