ЯҢАЛЫКЛАР


5
июнь, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле коллегалар! Эшчәнлекне Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт күрсәтмәләренә туры китереп алып бару кирәклеге турында искәртеп узабыз.

Махсус күрсәтмәләр исемлеге белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин: https://tourism.tatarstan.ru/rus/v-pomoshch-turistam-i-uchastnikam-turistskogo.htm?pub_id=2358546


4
июнь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

5 июньнән башлап Татарстан Республикасына мәҗбүри 14 көнлек үз-үзеңне изоляцияләү режимын узмыйча, авыруның (COVID-19) булмавы турында белешмә рәсмиләштермичә, кичерелгән авыру (COVID-19) турында документларсыз яки Россиянең башка төбәге территориясендә обсервация узу турында документларсыз гына да килергә мөмкин. 

Шулай ук, 5 июньнән башлап, объектта бер үк вакытта булган кешеләр санын контрольдә тоту шарты белән, храмнар, мәчетләр, спорт үзәкләре, бассейннар, фитнес-үзәкләре дә үз эшен башлап җибәрәчәк.


3
июнь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 2020 елның 3 июнендә, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең хезмәттә үз-үзен тотуына куелган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршлыгын җайга салу буенча комиссия утырышы узды. Комиссия утырышында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасында җирле үзидарә органнары тарафыннан 2020 елның I кварталында коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Идарәсе тарафыннан әзерләнгән коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашыру турындагы белешмәләрне анализлау нәтиҗәләре буенча күзәтүне карауга, шулай ук дәүләт граждан хезмәткәрләренең бүтән түләүле эш башкару нияте турындагы хәбәрләрен карауга кагылышлы мәсьәләләр тикшерелде


2
июнь, 2020 ел
сишәмбе

Ике атналык үзизоляция узган очракта, яисә Covid-19 (тестның гамәлдә булу вакыты – 2 көн) буенча тискәре тестка ия булганда, яки Covid-19 кичерү турында раслый торган документлар булганда, шулай ук башка төбәк территориясендә Татарстан Республикасына килер алдыннан гына обсерваторда изоляциядә булган очракта, башка субъектлардан, федераль округлардан килгән туристлар Татарстан Республикасына сәяхәт кыла ала.

Республикада битлек-перчатка режимы гамәлдә, шулай ук 1,5 метр социаль дистанция саклау зарур.

Билгеләнгән ахыргы пунктны документлар белән раслаган очракта, республикага транзит нигезендә барырга мөмкин.

Шәхси һәм кече төркемнәргә (5 кешедән артмаган) сәфәрләр һәм сәяхәтләр рөхсәт ителә.

Автотранспортта яки автобусларда сәяхәт итү өчен өстәмә рөхсәтләр кирәкми.

Татарстан Республикасында кунакханәләр, хостеллар, мини-отельләр санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне һәм нормаларны (номерларда туклану, массакүләм чаралар үткәрүне тыю) үтәгәндә эшли ала.

Төбәккә килү мәсьәләләре буенча элемтә өчен һәм башка төрле мәгълүмат:

1) «стопкоронавирус.рф» рәсми сайты –

 https://xn--80aesfpebagmfblc0a.xn--p1ai/

2) Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталы – https://pravo.tatarstan.ru/rus/npa_kabmin/post


1
июнь, 2020 ел
дүшәмбе

Бүген, 1 июньдә, матбугат конференциясе барышында Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов бу җәйге туристлык сезонында республика кунакларын һәм халыкны нинди бонуслар һәм ташламалар көтүе турында сөйләде.

Казан шәһәренең Туристлык-мәгълүмат үзәге Татарстанның профессиональ экскурсоводларыннан «Агач Казан», «Арча зираты каберлекләре», «Медицина Казаны», «Казан хатын-кызлары» һ.б. кебек уникаль ике сәгатьлек җәяүле авторлык экскурсияләрен карарга тәкъдим итә. Әлеге экскурсияләр һәр көнне, 2020 елның 30 сентябренә кадәр 18:00-20:00 сәгатьләрдә уздырыла. Җәяүле авторлык экскурсияләренең расписаниесе экскурсия датасына кадәр берничә атна кала алдан билгеләнә. Расписаниене Туристлык-мәгълүмат үзәге сайтында карарга мөмкин.

Татарстан ТАССР төзелүнең 100 еллыгын билгеләп үтә һәм август азагында бөтен Россиядән кунаклар көтә. Туристларны җәлеп итү өчен Татарстан отельерлары һәм рестораторлары хәзер үк файдаланырга мөмкин булган махсус тәкъдимнәрне әзерләгән.

Отельерлар «2+1» акциясен тәкъдим итә. 2 төнгә бронь алган очракта, турист тагын бер төн яшәү вакытын  бүләк итеп ала, ә балалы гаиләләр өчен 12 яшькә кадәрге баланы бушлай урнаштыру һәм, ата-ана тарифында булган очракта, балага иртәнге аш тәкъдим итү мөмкинлеге бирелә.

Урнаштыру буенча әлеге тәкъдимнәрдән файдаланган барлык кунакханә кунаклары Казан үзәге (Бауман урамы, Кремль урамы, Петропавловск соборы) буенча түләүсез 2 сәгатьлек экскурсия алачак. Акциядә Казанның барлыгы 24 отеле катнаша. Кунакханәләр исемлеген Visit Tatarstan сайтында табарга мөмкин.

Шифаханәләр, рестораннар ачылуга әзер һәм тиешле карар чыгуын көтә. Кафе, рестораннар эшенә кагылышлы чикләүләр бетерелгәч, килгән кунакларга гомуми чекка 25% ташлама алу мөмкинлеге биреләчәк. Моның өчен үзегезгә туры килә торган вариантларның берсен сайларга кирәк:

1. Tatarsan Tourist Pass мобиль кушымтасын күчерергә

2. Visit Tatarstan сайтына хат җибәрергә һәм ташламага ваучер алырга

3. Үзегез яшәгән отель буенча электрон ачкычны күрсәтергә

Заказ вакытында #Татарстан1001_Удовольствие дигән код сүзен әйтү мәҗбүри. Акция 2020 елның 15 декабренә кадәр гамәлдә булачак. Биналарның исемлеге белән Visit Tatarstan сайтында танышырга мөмкин булачак.

Татарстанда ял итәргә теләгән кешеләр өчен «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» дигән яңа туризм программасы формалаштырылган. Программа, беренче чиратта, Татарстан халкына исәпләнгән. Бүгенге көндә аңа 4 маршрут кертелгән, алга таба исемлеккә тагын тугыз маршрут кертеләчәк. 

Барлык юнәлешләр дә ике көнлек сәяхәттән гыйбарәт һәм бер үк бәядән тәкъдим ителә: бер кешегә 2 мең сум. Бу суммага җирле кунакханәдә ике көн дәвамында яшәү, шул исәптән төн куну, иртәнге аш, ике төшке аш һәм ике экскурсия кертелгән. 

Болар – проектның беренче маршрутлары, киләчәктә аларны арттыру планлаштырыла. Татарстан халкына һәм республика кунакларына бу тәкъдимнәр ошар дип өметләнәбез. Тулырак мәгълүматны Visit Tatarstan сайтында белергә була: https://visit-tatarstan.com/guides/1001-udovolstvie-za-vykhodnye-/

 


27
май, 2020 ел
чәршәмбе

Игътибар итегез, 2020 елның апрель ае өчен Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «2020 елда яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә аеруча зур дәрәҗәдә зыян күргән Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшкуарлык субъектларына федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында» 2020 елның 24 апрелендәге 576 номерлы карарында каралган 12 130 сум күләмендәге түләүсез субсидияне алу өчен документлар җибәрүгә 5 көн калды.


26
май, 2020 ел
сишәмбе

2020 елның туристлык сезоны алдыннан Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, "Свияжск утрау-шәһәре" музей-тыюлыгы һәм Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчелеге катнашында Зөя утрау-шәһәрлегендә күчмә киңәшмә узды. Киңәшмә алдыннан Зөя территориясен карап чыктылар, анда туристик күрсәтү һәм туристик инфраструктура объектлары Тышкы төзекләндерү предметына карап тикшерелде. Ачыкланган барлык җитешсезлекләрне тикшерү нәтиҗәләре буенча билгеләнгән срокларда бетерү планлаштырыла. Эшләр тәмамланганнан соң контроль тикшерү үткәреләчәк.

«Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы 2020 елның 30 нчы маеннан башлап 15 нче июненә кадәр «Адаптация» акциясен үткәрүе турында игълан итә.

- 1 билет бәясенә – 2 билет (бер музейга ике билет сатып алганда),

- «Бердәм билет» акциянең бөтен чорында: сатып алганнан башлап 15 нче июньгә кадәр гамәлдә. «Бердәм билет» Казан Кремле музейларында гамәлдә һәм барлык җиде музейга да ташлама белән бару хокукын бирә;

- Казан Кремле буенча аудиогидка 50% ташлама;

- эш көннәрендә Казан Кремле буенча экскурсиягә 10% ташлама һәм ял көннәрендә – 20%.

14 яшькә кадәрге балалар музейларга өлкәннәр белән бергә бушлай йөрү хокукына ия. 

Эшчәнлекне яңарту максатларында, шул исәптән туризм бизнесы субъектлары өчен дә, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 16 нчы маендагы «Россия кредит оешмаларына 2020 елда эшчәнлекләрен яңадан башлап җибәрү өчен юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга бирелгән кредитлар буенча алынмаган табышларны каплау өчен федераль бюджеттан субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында»гы 696 номерлы карары белән кредит бирү кагыйдәләре расланган.

Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән тулырак итеп әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: https://tourism.tatarstan.ru/rus/v-pomoshch-turistam-i-uchastnikam-turistskogo.htm?pub_id=2345294

 


25
май, 2020 ел
дүшәмбе

Казан елга порты Яр буе Морквашы, Пустые Моркваши, Дачная һәм Рудникка кереп, көн саен Свияжскига (Зөя) кадәр рейслар ясый башлады. Казаннан 09:00 сәгатьтә кузгалып китә. Свияжскидан (Зөя) теплоходлар 15:15 сәгатьтә китә, Казанга 17:20 сәгатьтә килеп җитә. Свияжскига (Зөя) кадәр өлкәннәр өчен юл бәясе 127 сум тәшкил итә. 5 яшькә кадәрге балаларга йөрү бушлай. 5-10 яшьлекләр өчен 50 процентлы ташлама – 63,5 сум. Социаль дистанцияне үтәү өчен, сак хезмәте елга вокзалы бинасына баштан ук тән температурасын үлчәп, 10ар кеше кертә. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, һәр пассажирда битлекләр һәм перчаткалар  булырга тиеш.

 

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International