«Ял көннәрендә 1001 ләззәт» туристлык программасы 2020 ел ахырына кадәр озайтыла

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Татарстан муниципаль районнары һәм республика туроператорлары белән берлектә, «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» туристлык программасын 2020 ел ахырына кадәр озайтырга дигән карар кабул итте.

Моның сәбәбе – Татарстан Республикасында яшәүчеләр арасында әлеге программага карата кызыксыну хисләренең кимемәве: 2 ай эчендә генә дә 250дән артык сәфәр кылынган, тур башланырга берничә атна алдан бронь алып кую очраклары актив арта бара.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан буенча җирле халыкның шәхси сәяхәтен активлаштыру һәм популярлаштыру максатында оештырылган программа күрше төбәкләрдән, шул исәптән Башкортстан Республикасыннан, Ульяновск өлкәсеннән дә туристларны җәлеп иткән. 

Исегезгә төшерәбез, «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» дигән яңа туристлык программасы 2020 елның 1 июнендә Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре һәм тур операторлары белән берлектә эшли башлаган иде.

Программа тәкъдим ителгән бер юнәлеш буенча бер кешегә 2200 сумлык бердәм бәядән 2 көнлек комплекслы тур булып тора.

Тур бәясенә түбәндәгеләр кертелгән: җирле кунакханәдә яшәү (ике урынлы бүлмәдә 1 төн), иртәнге аш, 2 төшке аш һәм 2 экскурсия.

«Ял көннәрендә 1001 ләззәт» программасына республиканың 8 муниципаль районы: Алабуга, Чистай, Спас, Кама Тамагы, Кукмара, Саба, Мамадыш, Балык Бистәсе маршрутлары керә. 

Турларның программалары белән тулырак итеп Татарстан Республикасының рәсми туристлык порталында https://visit-tatarstan.com/, шулай ук «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» программасын гамәлгә ашыручы тур операторлары сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International