Россия буенча турларга кэшбек кайтару рәвешендә эчке туристлыкны стимуллаштыру программасы 20 августтан 21 август төнендә старт ала һәм бер атна дәвам итәчәк, дип хәбәр итте дүшәмбе көнне Министрлар Кабинеты башлыгы Михаил Мишустин белән узган киңәшмәдә вице-премьер Дмитрий Чернышенко.
«Бу программа Мәскәү вакыты белән 00.00 сәгатьтә, 20 августтан 21 август төнендә башланып китәчәк. Ул нәкъ бер атна дәвам итәчәк һәм 28 август төнендә тәмамланачак. Программа туроператорлар хезмәтеннән файдаланучы туристлар өчен дә, мөстәкыйль сәяхәт итәргә яратучылар өчен дә исәпләнгән. Безнең исәпләүләргә караганда, анда 3 млн. тирәсе кеше катнашачак», — диде ул.
Чернышенко искәртеп узганча, программада катнашучы туристлар 5 меңнән 15 мең сумга кадәр акчаны кире кайтарачак, бу сәфәр бәясенең 20% тәшкил итә. Шул ук вакытта сәяхәтне ел ахырына кадәр кылырга кирәк. Программада Россиянең барлык төбәкләре дә катнаша, сезонда иң күп йөкләнгән берничә юнәлештә кэшбэк буенча 1 октябрьдән алып ел ахырына кадәр сәяхәт кылып булачак.
«21 августтан башлап 28 августка кадәр мирпутешествий.рф порталына керергә, анда тур яки 4 төннән артыграк яшәү өчен 25 мең сумнан югары бәяләнгән отель хезмәтләрен сайларга кирәк. Сәяхәт өчен «МИР» картасы белән түләргә генә кала. Программага 700дән артык туроператор һәм 3 меңнән артык кунакханә кушылган», — дип сөйләде вице-премьер.