Татарстан Республикасы чикләүләрне бетерүнең 3 этабына кереште

2020 елның 20 августы, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы яңа коронавирус инфекциясе – COVID-19 таралуга каршы тору максатында кертелгән чикләүләрне бетерүнең 3 этабына кереште.

17 августтан төбәктә түбәндәгеләр рөхсәт ителә:

тамашачылар залында утыручылар 50% артмаган һәм тамашачылар тигез итеп таратып утыртылган очракта, театрлар, кинотеатрлар, цирклар, концерт заллары эше; килүчеләр саны 50% артмаган очракта, аквапарклар эше; тамашачыларга билгеләнгән урыннарны иң күбе 25% дәрәҗәсендә тәэмин итеп һәм караучыларны тигез итеп таратып утырткан очракта, тамашачылар катнашында рәсми физик культура һәм рәсми спорт чаралары уздыру. Экскурсия төркемендә кешеләр саны буенча чикләүләр, шулай ук җәмәгать урыннарында мәҗбүри перчатка киюләр бетерелде (битлек һәм ресираторлар куллану – мәҗбүри).

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 15 августындагы 687 номерлы карарының тексты белән «Файдалы мәгълүмат» – «Туристларга һәм туристлык базарында катнашучыларга ярдәм» бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International