Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитетының туристлык индустриясен үстерү бүлеге башлыгы һәм туристлык продуктын алга этәрү бүлеге башлыгы Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфаларын биләүгә конкурслар игълан ителде.
Конкурста катнашу өчен документлар 2021 елның 6 апреленнән 26 апреленә кадәр Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты эш көннәрендә (9.00-18.00) кабул ителә. Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2021 елның 12 мае.
2021 елның 9 һәм 10 апрелендә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә Идел буе төбәкләре өчен туристлык һәм спорт тармаклары өчен әһәмиятле чара – 25 нче халыкара «Туризм. Спорт. Актив ял» махсус күргәзмәсе узачак. Ул 1995 елдан бирле тотрыклы рәвештә үсеш алган, базарның В2B һәм В2C сегментларын берләштерә торган проект, туриндустрия профессионалларының, шулай ук актив ял һәм спорт яратучыларның нәтиҗәле диалогын оештыру өчен платформа буларак хезмәт итә.
Балалар әти-әниләреннән башка гына сәяхәт иткәндә әлеге документ таләп ителә иде.
Балаларны кунакханәгә урнаштырганда ата-аналарның нотариаль расланган ризалыгын күрсәтү таләбе Кунакханә хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләреннән төшереп калдырылачак. Хөкүмәт рәисе Михаил Мишустин бу хактагы карарны раслаган.
2021 елның 1 маенда Болгар музей-тыюлыгында «Чәк-Чәй» 2021 III Бөтенроссия гастрономия фестивале узачак
Фестиваль мәйданчыкларының эше 10:00 сәгатьтә башлана. 17.00 сәгатьтә тәмамлана.
1 апрельдә Дәүләт комитетында Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Айгөл Балахонцева, Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте рәисе Алла Абросимова белән очрашты.
Очрашу кысаларында Дәүләт комитеты һәм Яшьләр хөкүмәте арасында, бигрәк тә Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты өчен кадрлар әзерләү кысаларында, «Татарстан Республикасы Туризм волонтерлары ассамблеясы» АКО белән хезмәттәшлек, шулай ук Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте составына туризм буенча киңәшчене кертү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
«Россия Федерациясендә туристлык эшчәнлеге нигезләре турында»гы Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында» 24.03.2021 ел, № 48-ФЗ Федераль закон нигезендә турагентлар һәм субагентларның бердәм федераль реестры гамәлгә кертелә.
Тулы текстны әлеге сылтама буенча табарга була: https://tourism.tatarstan.ru/v-pomoshch-turistam-i-uchastnikam-turistskogo.htm?pub_id=2751482
Массакүләм мәгълүмат чараларында Россиянең кайбер төбәкләрендә, шул исәптән Казан шәһәрендә дә, язгы-җәйге туристлык сезонына кунакханәләргә бәяләрнең кинәт артуы турында басылып чыккан мәгълүмат нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты, Казан шәһәре һәм Татарстан Республикасы кунакханәләре ассоциациясе белән берлектә, 2019 елның май ае һәм 2021 ел мисалында туристлар яратып файдалана торган Казан кунакханәләрендәге бәяләр сәясәтенә чагыштырма тикшерү уздырды. 2020 ел мәгълүматлары тикшеренүдә исәпкә алынмады, чөнки пандемия белән бәйле рәвештә шәһәр кунакханәләре ябылды яки үзкыйммәтеннән түбәнрәк бәягә номерлар сатты.
Шәһәрнең әйдәп баручы кунакханәләрен сораштыру нәтиҗәләре буенча, ADR күрсәткече (номер өчен уртача бәя) бу елның маенда 2019 ел бәяләре дәрәҗәсендә, югары даталарда (май бәйрәмнәрен исәпкә алмыйча) үсеш 2019 ел бәяләренә карата максимум 9% тәшкил итә, ә кайбер даталарга номерларның бәясе 2019 ел белән чагыштырганда 20-30% арзаная да.
Югарыда күрсәтелгән аналитикадан чыгып, киләсе туристлык сезонында шәһәр кунакханәләренә бәяләрнең кискен күтәрелүе турында раслау дөрес түгел дип саныйбыз.
Казан милли тикшеренү технология университеты базасында 27 мартта Сервис һәм туризм буенча IV бөтенроссия олимпиадасына йомгак ясалган. Бу киң масштаблы чарада Россия Федерациясенең 58 төбәгеннән һәм 13 дәүләттән 6 меңнән артык студент һәм мәктәп укучысы катнашкан.
Сервис һәм туризм буенча IV бөтенроссия олимпиадасында 6300 студент һәм мәктәп укучысы теркәлгән. Чарада 7-11 сыйныф укучылары, Россиянең 637 мәгариф учреждениесеннән урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары катнашкан.
Тикшеренүне R&C күргәзмә фәнни-тикшеренү үзәге үткәргән. Россия төбәкләре түбәндәге күрсәткечләр буенча анализланган:
махсус инфраструктура һәм матди-техник база булуы; төбәкне эчке һәм тышкы базарларда туристик дестинация буларак таныту программасы булуы; төбәкнең конгресс-күргәзмә потенциалын үстерү буенча расланган сәясәт булуы; югары дәрәҗәдәге әһәмиятле вакыйгаларны җәлеп итү һәм үткәрү тәҗрибәсе; туристларны җәлеп итү һәм дестинациянең транспорт ягыннан җәлеп итүчәнлеге.
Экспертлар Татарстан Республикасының эре халыкара чараларны уздыру тәҗрибәсен югары бәяләгән. Башка күрсәткечләр буенча Татарстан позицияләре һәм исәпләү методикасы белән әлеге сылтама буенча танышырга мөмкин: http://rnc-consult.ru/publications/reyting-sobytiynogo-potentsiala-rossiyskix-regionov-2020.html.
2021 елның 30 мартыннан 1 апреленә кадәр Казанга Архангельск өлкәсе губернаторы Цыбульский Александр Витальевич җитәкчелегендәге Архангельск делегациясе килә.
Делегация составында – «Виктория Булатованың Поморск туристлык үзәге» туроператоры һәм «Себер фабрикасы» сувенир-җитештерү компаниясе.
Архангельск өлкәсенең туризм продуктында мәнфәгатьле туроператорларны 31 мартта Татарстан Республикасы Эшкуар йортында (Казан шәһәре, Петербург урамы, 28) югарыда күрсәтелгән компанияләр белән узачак b2b очрашуларда катнашырга чакырабыз.
Чара 14:00 сәгатьтә башлана. Теркәлү таләп ителә.
Катнашуны раслау өчен: Батталова Алинә Илдар кызы, e-mail: Alina.Battalova@tatar.ru, тел.: (843) 222 9048.