Алабуга шәһәреннән Клопот Виталий «Кунакчыллык остасы» Бөтенроссия конкурсында җиңүче булган

2021 елның 11 июне, җомга

Түбән Новгородта «Россия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проекты – «Кунакчыллык осталары» Бөтенроссия конкурсының икенче сезон финалы тәмамланган. Россиянең 39 төбәгеннән 62 катнашучы җиңү яулаган. Алар үз проектларын гамәлгә ашыру мөмкинлеген алачак, ә танылган рестораторлар, отельерлар һәм кунакчыллык өлкәсендәге идарәчеләр, шулай ук дәүләт хакимияте органнары вәкилләре аларның остазларына әвереләчәк. Алар арасында Алабуга шәһәреннән Клопот Виталий да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International