Вазыйфаи затлар өчен ун меңнән утыз мең сумга кадәр, юридик затлар өчен илле меңнән алып йөз мең сумга кадәр штраф санкцияләре кертелә
Әлеге Федераль закон 2022 елның 1 июленнән үз көченә керә.
Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова Татарстан Республикасының туристлык потенциалын тәкъдир итте. Түбән Новгород өлкәсенең туристлык потенциалын Түбән Новгород өлкәсенең Туризм һәм халык сәнгать һөнәрләре департаменты директоры урынбасары Юлия Бахтина тәкъдир итте.
Шулай ук очрашу барышында шәһәрнең 800 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Түбән Новгородның туристлык потенциалын үстерү өлкәсендәге туризм идарәсе чаралары, төбәкләрдә экологик туризмны үстерү мәсьәләләре, шулай ук «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы экскурсоводларын һәм тәрҗемәчеләрен аккредитацияләү тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.
ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Екатерина Барабанова Казанда булып узган 25 нче халыкара туризм, спорт һәм актив ял күргәзмәсе кысаларында Казан белән Татарстан Республикасының туристлык потенциалын тәкъдир итүдә катнашты.
Екатерина Барабанова үз чыгышында «Ял көннәрендә 1001 ләззәт: газиз Татарстанда ял ит» дигән атналык тур тәкъдир итте. Программа 2020 елның июнендә Татарстан буенча җирле халыкның шәхси сәяхәтен активлаштыру һәм популярлаштыру максаты белән эшли башлады һәм тәкъдим ителгән юнәлешләрнең берсе буенча 2 көнлек комплекслы тур булып тора, аның бәясе бер кешегә – 2200 сум.
2021 елның 1 маенда Болгар музей-тыюлыгында «Чәк-Чәй» 2021 III Бөтенроссия гастрономия фестивале узачак
КУЛИНАРИЯ МАСТЕР-КЛАССЛАРЫ МӘЙДАНЧЫГЫ
12.00 – Фестивальнең тантаналы ачылышы.
12.30 – Иң тәмле «чәк-чәк»дигән кулинария конкурсында катнашучыларның чыгышы.
13.00 – Кулинария конкурсын башлау (конкурс комиссиясе эше).
12.00 – «Бурсаклар» тарихы турында тарихи белешмә. Театральләштерелгән номерлар һәм тамашачылар белән уеннар.
14.00 – Арадаш нәтиҗәләр ясау.
14.00 – Концерт программасы
15.30 – Иң тәмле «чәк-чәк»кә кулинария конкурсына йомгак ясау.
16.00 – Тамашачыларны сыйлау! Концерт программасының дәвамы
ЧӘК-ЧӘК ҺӘМ ЧӘЙ ҖИТЕШТЕРҮЧЕЛӘР МӘЙДАНЧЫГЫ
10: 30 – Продуктларга сукыр дегустация
15: 00 – Дегустациягә йомгак ясау
15: 30 – Барлык номинацияләрдә җиңүчеләрне бүләкләү
Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Евгеньевич Иванов Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәритдин Насрыев җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы делегация белән очрашты, очрашуда Үзбәкстан Республикасының Туризм үсеше буенча дәүләт комитеты рәисе киңәшчеләре Уткир Сәетов һәм Лола Рахманбаева һәм башка рәсми затлар катнашты.
Очрашу барышында яклар туризм өлкәсендә якларның алга таба хезмәттәшлеге турында, республикалар арасында туристлык агымын үзара арттыру мөмкинлекләре турында фикер алышты.
Бүген Дәүләт комитетында Сергей Иванов Алтай краеның Туризм һәм курорт эшчәнлеген үстерү идарәсе башлыгы Евгений Дешевых белән очрашты.
Рейсларны субсидияләү, расписание, Барнаул - Казан һәм Казан - Барнаул рейсларының йөкләнеше, туризм өлкәсендә Алтай крае белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре турында фикер алышынды.
Очрашу ахырында туризм өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү буенча Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты һәм Алтай крае Туризм һәм курорт эшчәнлеген үстерү идарәсе арасында уртак чаралар планы имзаланды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы белән Алтай крае арасында Казан-Барнаул-Казан турыдан-туры һава юллары ачылды. Рейслар атнага ике тапкыр (чәршәмбе, якшәмбе) UVT-aero авиакомпаниясе тарафыннан башкарыла.
Бүген Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Евгеньевич Иванов Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Фәритдин Насрыев җитәкчелегендәге Үзбәкстан Республикасы делегация белән очрашты, очрашуда Үзбәкстан Республикасының Туризм үсеше буенча дәүләт комитеты рәисе киңәшчеләре Уткир Сәетов һәм Лола Рахманбаева һәм башка рәсми затлар катнашты.
Очрашу барышында яклар туризм өлкәсендә якларның алга таба хезмәттәшлеге турында, республикалар арасында туристлык агымын үзара арттыру мөмкинлекләре турында фикер алышты.
Туризмның эчке юнәлешләре буенча эшләүче Татарстан Республикасы туроператорлары һәм тур агентлыклары игътибарына!
Сезне 9 апрель көнне узачак «Туризм. Спорт. Актив ял» күргәзмәсендә Бурятия Республикасының туризм министры Мария Бадмацыренова белән очрашуга һәм «Бурятия. Байкалга караганда зуррак» презентациясенә чакырабыз.
Адрес: Казан шәһәре, Оренбург тракты урамы, 8, «Казан ярминкәсе» КҮ, Төп павильон, «Свияжск» конференцияләр залы.
Чара 12:30 сәгатьтә башлана.
13 апрельдә «Белавиа» авиакомпаниясе Казаннан Минскка даими рейсларны эшләтеп җибәрә, түбәндәге график буенча:
чәршәмбе көннәрендә Казаннан 03:40 сәгатьтә китү, Минскка килеп җитү – 06.00 сәгатьтә; сишәмбе көннәрендә Минсктан 23:50 сәгатьтә китү, Казанга килеп җитү – киләсе көнне 02.10 сәгатьтә.
Рейслар уңайлы 76 урынга 175 пассажир сыйдырышлы Embraer авиалайнерында башкарылачак. Юл вакыты 2 сәгать 20 минут тәшкил итәчәк. Минсктагы вакыт Мәскәү вакыты белән туры килә.
6 апрельдә Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышта катнашучылар Татарстан Республикасы туризм индустриясенең хәзерге торышы турында фикер алышты, 2021 елга Советның эш планын килештерде. Татарстан Республикасы территориясендә балалар лагерьларының эшен килештерү тәртибе, туроператорларның Татарстан Республикасы турагентлары турында мәгълүмат бирү тәртибе, шулай ук Татарстан Республикасы кунакханә тармагында кадрлар кытлыгы мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.