9 июньдә Россиядә беренче хәләл глэмпинг ачылды. Әлеге глэмпинг Татарстан Республикасы үзәгендә, Кама елгасы ярында, Казаннан 60 км ераклыкта урнашкан.
Глэмпинг киң яфраклы урманнар һәм калкулыклар белән янәшә урнашкан, анда Кызыл китапка кертелгән үсемлекләрне дә табып була. Бу урын, һичшиксез, туган як табигатенә битараф булмаган һәркемгә кызыклы булачак.
Halal Resort кирәкле барлык уңайлыклары булган 13 уңайлы палаткадан, шулай ук туристлык палаткалары белән җиһазландырылган урыннардан тора. Глэмпинг территориясендә спорт һәм балалар мәйданчыклары, ризык әзерләү урыны, гриль-зона, уңайлы бәдрәфләр һәм душ бүлмәләре, учак зонасы, шулай ук гыйбадәт бүлмәсе бар.