2021 елның 9 июнендә, төбәкара хезмәттәшлекне үстерү, шул исәптән этнографик туризм маршрутларын эшләү кысаларында, Татарстан Республикасының Туристлык буенча дәүләт комитеты Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, шулай ук Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Ульяновск өлкәсе туристлык бизнесы вәкилләре белән киңәшмә үткәрде. Очрашуда Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә татар халкының мәдәниятен күрсәтә торган яңа төбәкара маршрут оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Әлеге проектны тормышка ашыру 2021 елда Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрү кысаларында аеруча мөһим.