Казанга Япониядә популяр язучы Хироко Ода – Бута-Чан курчагы комикслары героинясы киләчәк

2021 елның 21 мае, җомга

Моннан берничә ел элек Хироко Ода Россиягә турист сыйфатында килгән булган, ул Транссебер магистрале буйлап поездда сәяхәт иткән, мәһабәт табигатьне, шәһәрләрнең үзенчәлекле архитектурасын күзәткән, кешеләр белән танышкан, җирле кухняда сыйланган. Сәяхәт шулкадәр нык тәэсирләндергән ки, өенә кайткач ул үзенең тәэсирләре белән уртаклашырга булган һәм манга (япон комикслары) туган, анда ул рәсемнәрдә һәм кыска шәрехләрдә үзенең Россия буенча сәяхәте турында сөйләгән. Шуннан бирле Бута-Чан курчагы Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт итә икән һәм тиздән ул, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты чакыруы буенча, Казанга да киләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International