Хөкүмәт балалар лагерьларына юлламаларның бер өлешен кайтару кагыйдәләрен раслаган

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Президент йөкләмәсе буенча кабул ителгән балалар лагерьларына юлламаларның бер өлешен кире кайтару программасы 25 майда башлана һәм 15 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак. Мондый формат Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин карарында расланган кагыйдәләрдә беркетелгән.

Программа шартлары буенча балалар лагерьларына түләүле юлламалар бәясенең 50%ы кайтарылырга тиеш. 20 мең сумга кадәр кайтарырга мөмкин булачак. Юлламага тотылган акчаның бер өлеше автомат рәвештә «Мир» картасына биш эш көне дәвамында күчереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International