ЯҢАЛЫКЛАР


14
май, 2021 ел
җомга

13 майда Россия Хөкүмәте туризм өчен бик мөһим карарлар кабул иткән.

Хөкүмәт карар кабул иткән, 1 млрд сум акча бүлеп бирелгән. Һәм без әлеге чара туроператорларга ярдәм итәр дип өметләнәбез, димәк, үзләренә карата йөкләмәләр үтәлергә тиешле туристларга да.

Туристлар өчен барыннан да күбрәк ихтыяҗ булган һәм шул ук вакытта авыр үтеп керә торган туристлык юнәлешләренә «энәсеннән җебенә кадәр» әзер пакет тәкъдимнәрен формалаштырган һәм чартерлар биргән тур операторларына дәүләт беренче тапкыр субсидия бирәчәк. Бу җәйгә, әти-әниләр өчен балаларын лагерьларга ял итәргә җибәрүгә мөмкинлекләр күбрәк булсын өчен, яңа балалар программасы эшләтеп җибәреләчәк. Бу максатка Хөкүмәт 5 млрд.сум акча бүлеп биргән.

Пермьдә «Россия - мөмкинлекләр иле» президент платформасы проекты булган «Кунакчыллык остасы» бөтенроссия конкурсының ярымфиналында җиңүчеләрнең исемнәрен игълан иткәннәр. Илнең 15 төбәгеннән 30 катнашучы финалга узган.

Татарстан Республикасыннан финалга Казаннан Тимур Гыйльметдинов һәм Галина Шәрәфетдинова юллама алган.


12
май, 2021 ел
чәршәмбе

12 майдан 15 майга кадәр Россиянең төрле төбәкләреннән «Алеан» федераль туроператорының турагентлык вәкилләре  Татарстан Республикасында булачак. Болар – АЛЕАН илкүләм туроператоры онлайн проекты кысаларында март аенда булган узган «Татарстан Республикасы атнасы»нда иң актив катнашучылар.

Өч көн дәвамында турагентлар Казан, Зөя утрау-каласы һәм Бөек Болгарның төп истәлекле урыннары белән танышачак.


1
май, 2021 ел
шимбә

Бүген, 1 майда, Казанның Үзәк вокзалына Пенза-Саранск-Казан маршруты буенча беренче турист поезды килде. Сурск краеннан һәм Мордовия Республикасыннан 300 артык турист Татарстан башкаласы – Казанда кунак булачак. Поездны тантаналы рәвештә каршы алу чарасында Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов катнашты.

 Поезд расписаниесе сәяхәтчеләр җомга көнне кичен (30 апрельдә) утырып китә алырлык итеп эшләнгән, бу очракта поезд «тәгәрмәчле кунакханә» ролен үти, шимбә көнне бай экскурсия программасы кысаларында төбәк белән танышу һәм якшәмбе көнне иртән (2 майда) өйгә әйләнеп кайту күздә тотыла.

Тур бәясе купе категориясендәге (бару-кайту) уңайлы вагонда бару, туклану, интерактив программа, шулай ук дегустацияләр, мастер-классларны үз эченә ала.


30
апрель, 2021 ел
җомга

Яңа туристлык сезонында программада Татарстан Республикасының ун: Бөек Болгар, Чистай, Алабуга, шулай ук Мамадыш, Саба, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Арча, Кукмара районнары катнаша.

 Программага беренче тапкыр Татарстан Республикасының Алексеевск районы кертелгән.

Һәм мин районнардагы вәкилләрне «Татарстанда ял көннәрендә 1001 ләззәт» программасының иң якты нокталары турында сөйләргә чакырам.

 Программа шартлары, тур бәясе үзгәрешсез калды:

Бәясе: 1 кешегә – 2 200 сум

Тур бәясенә экскурсия программасы, туризм күрсәтү объектларына керү билетлары, экскурсияче хезмәтләре, яшәү (1 төн), туклану (1 иртәнге, 2 төшке аш) керә.

Турның озынлыгы: 2 көн/1 төн

Катнашучылар саны: 2 кешедән башлап

Бәягә нәрсә керә:

- яшәү (1 төн);

- туклану (иртәнге аш, 2 төшке аш);

- программа буенча экскурсияләр

Тулырак мәгълүматны visit-tatarstan.com сайтында белергә мөмкин.

«ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе май аенда Казан-Петрозаводск һәм кирегә таба рейслар ясый башлаячак. Авиакомпания Карелия Республикасына булган сәфәрләрне 2021 елның 3 маеннан башлап җибәрергә планлаштыра.

Рейслар атнага ике тапкыр дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә башкарылачак.

Рейслар турында белешмә һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпаниянең http://uvtaero.ru сайтында алырга мөмкин.

1-11 сыйныф укучылары татар, инглиз һәм рус телләрендә роликлар яздыра, анда үз авылы, районы, шәһәре яки тулаем Татарстанга куннакка чакыру турында сөйләячәк.

Һәр яшь төркемендә җиңүчеләр Алабуга дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгына бушлай экскурсиягә һәм «Алабуга» полилингваль мәктәбенә барачак.

Конкурс турында нигезләмәне  https://tourism.tatarstan.ru/polozhenie-o-polilingvalnom-videokonkurse.htm карарга мөмкин.

Туристлык сезоны башланыр алдыннан Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Барабанова Екатерина Андреевна туристлар өчен иң популяр урыннарның берсе – Болгар музей-тыюлыгында булды. Төп хезмәт күрсәтү объектлары, сувенирлар сату нокталары каралды.

Карап чыкканнан соң җәмәгать туклануы һәм хезмәт күрсәтү инфраструктурасы предприятиеләре вәкилләре белән киңәшмә узды, анда хезмәткәрләрнең санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәвенә аерым игътибар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, Болгар музей-тыюлыгы Татарстан Республикасының иң популяр туристлык үзәкләренең берсе. Болгар тарих-археология комплексы 2014 елда ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелде.

 


29
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2021 елның 29 апрелендә Россия Хөкүмәтенең Координация үзәгендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» дигән яңа илкүләм проектны тәкъдим иткән. Шулай ук Туризм буенча федераль агентлык җитәкчесе Зарина Догузова һәм «Корпорация Туризм.РФ» АҖ генераль директоры Сергей Суханов та чыгыш ясаган.

Дмитрий Чернышенко билгеләп үткәнчә, илкүләм проект өч федераль проекттан тора: «Туристлык инфраструктурасын үстерү», «Туристлык хезмәтләре күрсәтүдән файдалана алу мөмкинлеген арттыру», «Туризм өлкәсендә идарә итүне камилләштерү». Документ илнең туризм тармагын комплекслы үстерүгә юнәлдерелгән.  


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Ростуризм җитәкчесе Зарина Догузова туризмда кэшбек программасының гамәлдә булу вакытын арттыру тәртибе турында аңлатма белән чыгыш ясаган: «Бүген Хөкүмәт туризм кешбэгы өчен 4,7 млрд.сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул итте. Бу безгә программаның агымдагы этабын дәвам иттерү мөмкинлеген бирәчәк, туристлар 30 июньгә кадәр илнең теләсә кайсы төбәгенә бара алачак. 15 июньгә кадәр, ягъни әле тагын ай ярым вакыт эчендә сатып алырга мөмкин.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International