Туризм буенча федераль агентлык тарафыннан туризмда грант конкурсы механизмын үзгәртү турында Карар кабул ителде. Исегезгә төшерәбез, 2020 елның сентябрендә Ростуризм тарафыннан эчке һәм чит ил туризмын үстерү буенча проектларга грант ярдәме күрсәтүгә конкурс башланды. Әлеге ярдәм чарасына «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе»милли проектында 2 млрд.сумнан артык акча каралган. Грантларга акча төбәкләргә бюджетара трансфертлар рәвешендә биреләчәк, аларга төбәк конкурслары үткәреләчәк. Маршрутларны төзекләндерү проектларына басым ясалачак. Үз көченә кергән нигезләмәдәге үзгәрешләр һәм тиешле боерык тексты белән сылтама буенча күчеп танышырга мөмкин: http://publication.pravo.gov.ru/Document/View/0001202107020062 к