Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районына эш сәфәре

2021 елның 9 июле, җомга

9 июльдә Татарстан Республикасының туризм буенча Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов Тәтеш муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды. Сәфәр барышында Тәтеш районында балыкчылык тарихы музее, минераль су җитештерү буенча «Тарханская» заводы, шулай ук стендка ату буенча олимпия резервы мәктәбе кебек объектлар каралды. Шулай ук район Башлыгы Сафиуллов Рәмис Хатыйп улы белән очрашу барышында Яр буе территорияләрен үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International