Россия 2021 елның 24 июленнән түбәндәге дәүләтләр белән даими авиаэлемтәләрне яңарта: Франция – Мәскәү – Париж һәм Мәскәү-Ницца маршрутлары буенча атнага 4 рейс ешлыгы белән, Санкт – Петербург-Париж һәм Санкт – Петербург – Ницца маршрутлары буенча, атнага 2 рейс ешлыгы белән; Чехия-Мәскәү-Прага маршруты буенча атнага 4 рейс ешлыгы белән. Моннан тыш, үзара нигездә 24 июльдән Австриягә (Санкт-Петербург – Вена маршруты буенча) даими рейслар санын арттыру турында Карар кабул ителде.