Ел саен үткәрелә торган «Кунакчыл Казан» проекты шәһәрнең иң җанлы урамнарында мәгълүмати чатырларда үз эшен башлап җибәрде. Проект кысаларында волонтерлар шәһәрнең тарихи үзәгендә эшли һәм туристларга республика һәм аның истәлекле урыннары турында тулы мәгълүмат бирә. Мәгълүмати чатырлар Бауман ур., 86, 1 нче Май мәйданында, Г. Камал исемендәге театр каршысындагы мәйданда урнаштырылган.
2018-2019 елларда волонтерларга дөньяның 35 артык иленнән 62 меңнән артык турист мөрәҗәгать иткән.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында «2021 елда Татарстан Республикасында туристлык сезоны турында» дигән темага брифинг узды.
Татарстан Республикасында җәйге сезон Татарстан Республикасы территориясендә дә, Идел буе федераль округының күрше төбәкләрендә дә, Россия территориясендә дә ял итү өчен зур мөмкинлекләр күздә тота.
Без, беренче чиратта, Татарстан халкын республика буенча сәяхәткә чакырабыз! «Ял көннәрендә Татарстан Республикасында 1001 ләззәт» программасы үзенең үсеш алуын дәвам итә.
#ПокажиРоссию конкурсында катнашырга һәм газиз калабызга ярдәм итәргә вакыт!
Сиңа кирәк булган бар нәрсә – 31 майдан башлап 18 июльгә кадәр Казанда вакыт уздыруның никадәр яхшы булуы, нинди ризыкларны татып карарга яки нинди урыннарга барырга кирәклеге турында сөйләү.
Ролигыңны #ПокажиРоссию, #VisitTatarstan һәм #DiscoverKazan хештеглары белән TikTok аккаунтында урнаштыр һәм Кабарда-Балкар тауларына сәяхәт от.
Тулырак мәгълүмат: leto.russia.travel/tiktok.
29 майдан 30 майга кадәр Татарстанның Алексеевск районында «Алексеевские перезвоны» XVIII Кыңгырау чыңы фестивале узачак. Фестивальнең темасы «Россия рухи бердәмлеге белән куәтле!» девизы булачак, дип хәбәр итә оештыручылар.
Фестиваль бөек кенәз Александр Ярославич тууына 800 ел тулуга һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакытында Россия халыкларының рухи-ватанпәрвәрлек тәҗрибәсенә багышланган.
Чарада Россия, Беларусь, Украинадан чаң кагучылар, шулай ук рухи һәм халык музыкасы авторлары һәм башкаручылар, төрле жанрдагы фольклор һәм бию коллективлары катнашачак. Казакъ, халык һәм рухи җырлар һәм кантлар, төрле традицияләр һәм мәктәпләрнең чаң авазлары яңгыраячак.
Дәүләт комитетының туристлык эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу бүлеге җитәкчесе Рәйсә Гарифуллина туристлык-кунакханә индустриясе һәм ресторан эше вәкилләре өчен «Россия буйлап сәяхәт ит» Бөтенроссия туризм форумын ачуда катнашты. Ачылышта шулай ук «Казан шәһәренең туризмны үстерү комитеты» МКУдан Дарья Санникова, «Татарстан Республикасы туризмны үстерү үзәге» АКО генераль директоры Дилбәр Садыйкова, Туризм буенча федераль агентлык каршындагы Иҗтимагый совет әгъзасы һәм Россия туриндустрия берлегенең Вакыйгалы туризм комитеты җитәкчесе Геннадий Шаталов һәм башкалар катнашты.
Ростуризм, Хөкүмәт йөкләмәсе буенча, Балалар лагерьларына баруга ярдәм итү программасын әзерләгән, ул туризмда кешбэк программасына охшатып гамәлгә ашырыла. 25 майдан башлап, җәй буе, ата-аналар юлламалар сатып ала һәм аңа түләнгән бәянең 50%ын кире кайтарыла ала. Программада катнашуның төп кагыйдәләре:
Туризм буенча федераль агентлык һәм TikTok кыска видеороликлар әйдәп баручы платформасы #ПокажиРоссию конкурсын башлап җибәрде, аның максаты – эчке туризм мөмкинлекләрен ачу. Проект 17 майда башланып китте һәм 2021 елның 18 июленә кадәр дәвам итәчәк.
Катнашу өчен кирәкле бар нәрсә – үз төбәгең һәм аның үзенчәлекләре турында креатив булган кыска роликлар төшерергә. Алар киләчәк сәяхәт өчен чек-бит булачак: нәрсә карарга, кая барырга, кайда тәмле ашарга.
Конкурс нәтиҗәләре 1 нче августта TikTok @russia.travel.official рәсми аккаунтында бастырылачак.
Конкурсның тулы шартлары белән https://leto.russia.travel/tiktok сылтамасы буенча танышырга мөмкин.
Президент юлламасында тәкъдим ителгән, балалар ялына ярдәм итү буенча уникаль программа май аеның егермеләрендә эшли башлаячак һәм ел азагына кадәр дәвам итәчәк. Төгәл датасы турында Ростуризм якын арада игълан ителәчәк. Старт вакытыннан башлап, баланы лагерьга җибәрү өчен түләргә һәм түләнгән бәянең 50%ын карточкага кире кайтарырга мөмкин булачак.
Оператив элемтә һәм туристларның хокукларын яклау өчен, Ростуризм контрольтуризм.рф махсус сайтында гражданнар өчен мөрәҗәгать итү формасын эшләтеп җибәрә.
Бәяләрне белә торып арттыру һәм базарда катнашучылар тарафыннан намуссыз эш кылу фактлары буенча туристларга шикаятьләрне бирүе тиз дә, уңайлы да булачак. Ростуризм, Россиянең Монополиягә каршы федераль хезмәте һәм Роспотребнадзор белән берлектә, мондый фактларны оператив рәвештә чикләячәк.
Моннан берничә ел элек Хироко Ода Россиягә турист сыйфатында килгән булган, ул Транссебер магистрале буйлап поездда сәяхәт иткән, мәһабәт табигатьне, шәһәрләрнең үзенчәлекле архитектурасын күзәткән, кешеләр белән танышкан, җирле кухняда сыйланган. Сәяхәт шулкадәр нык тәэсирләндергән ки, өенә кайткач ул үзенең тәэсирләре белән уртаклашырга булган һәм манга (япон комикслары) туган, анда ул рәсемнәрдә һәм кыска шәрехләрдә үзенең Россия буенча сәяхәте турында сөйләгән. Шуннан бирле Бута-Чан курчагы Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт итә икән һәм тиздән ул, Татарстан Республикасы Туристлык буенча дәүләт комитеты чакыруы буенча, Казанга да киләчәк.