бөтенроссия Спас ярминкәсен үткәрү кысаларында 6, 7, 8 августта Алабугада XIV Бөтенроссия кыңгырау чыңы фестивале узачак. Спас ярминкәсе эшенең барлык көннәре дәвамында шәһәр халкы һәм кунаклары бөтен Россиядән иң яхшы кыңгырау сәнгате осталары башкаруында Алабуга колоколларының тылсымлы чыңы белән хозурланачаклар.
Алабугада ел саен үткәрелә торган кыңгырау чыңы фестивале борынгы традицияләрне яңарта, Россия кыңгырау чыңы тарихының яңа битләрен ачарга, тәҗрибә уртаклашырга мөмкинлек бирә. Фестивальгә һөнәр осталары, храм хезмәткәрләре, кыңгырау сәнгатенең төрле мәктәпләре укучылары һәм аны тәмамлаучылар килә. Фестивальдә чаң кагучылар гына түгел, фольклор коллективлары, вокаль ансамбльләр, рухи-патриотик җырлар авторлары һәм башкаручылары, борынгы рус инструментларында — тәгәрмәчле Лира һәм Гөсләдә уйнаучылар да катнаша.