13 августтан 15 августка кадәр «Свияжск холмы» шәһәр-курорты территориясендә (Югары Ослан районы, Савино авылы) XIV Казан халыкара тарихи техника фестивале узачак.
Чара программасына тантаналы рәвештә фестиваль, Ретро-Ралли, мотоцикл йөртүчеләр арасында машина йөртү осталыгы конкурслары, балалар өчен педаль автомобильләр узышлары һ.б. кертелгән.
Барлык теләүчеләрне фестивальгә чакырабыз!