Россия буенча бергә сәяхәт итү өчен гаилә сәфәрләренә ташламалы тарифлар буенча билетлар сатыла башлады

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Россия гаиләләре ташламалы тариф буенча купега билетларын рәсмиләштерә ала. Мондый карар РФ Хөкүмәтенең эчке туризмны үстерүгә һәм аңа ярдәм итүгә юнәлдерелгән 9.06.21 ел, № 875 карарын үтәү кысаларында кабул ителде. Бер яки берничә баласы булган гаиләләргә ташламалы субсидияләнә торган тариф буенча билетларны 2021 ел ахырына кадәр сатып алырга мөмкин. Тариф билетның агымдагы бәясе һәм плацкарт вагонда әлеге маршрут буенча йөрү бәясенең 50% ы арасындагы аерма буларак исәпләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International